Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзәк банк: Мошенниклар карта мәгълүматынан башка гына QR-код белән акча урларга өйрәнгән

РФ Үзәк банкы кисәткәнчә, банк картасыннан акча урлаучы мошенниклар андагы мәгълүматлардан башка гына эш итәргә өйрәнгән.

Хәзер алар QR-код буенча акча алу сервисыннан файдалана, кайбер банкларда шундый хезмәт күрсәтә башладылар.

Клиент мобиль кушымтада кирәкле суммага шундый кодны мөстәкыйль рәвештә генерацияли, аны банкоматта сканерга якын китерә һәм акча ала ала. Мошенниклар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып клиентларга шалтырата һәм, имештер, счеттан акча алуга рөхсәтсез мөрәҗәгать килүе турында хәбәр итә. Шуннан соң операцияне булдырмый алу өчен QR-код җибәрүне сорыйлар.

«Мошенниклар үз корбаннары кодның үзенчәлекләреннән хәбәрдар түгел һәм аклы-каралы шакмаклар сурәтләнгән рәсемгә бик игътибар итми, шуңа күрә аның белән рәхәтләнеп бүлешәләр дип уйлый. Кодка ия булгач, ялган банк хезмәткәрләре банкоматта алданган кешенең счетыннан акча салдыра», - дип кисәттеләр Үзәк банкта.

Банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентлардан QR-код сорамый, ул чынлыкта ПИН-код кертмичә генә акча бирү өчен банкның күрсәтмәсе булып тора, дип искәртә регулятор. Аны кешегә хәбәр итәргә дә, кодның сурәтен телефонда сакларга да ярамый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев