Үз киләчәгеңне сайла
8 сентябрьдә республика халкы VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячак. Тавыш бирү вакыты 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
Кандидатлар турында тулырак кайда белергә була?
- «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталының шәхси кабинетында, «Сайлаулар» битенә басып, сез сайлау участогының кайда булуы турында белә аласыз, депутат мандатларына кандидатлар турында мәгълүмат укый аласыз.
- Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “Кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре турында мәгълүмат” битендә “Цифрлы хезмәтләр” бүлегендә.
Үзенең сайлау участогына сәламәтлеге, инвалидлыгы, чит кеше ярдәменә мохтаҗларны карау яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучы сайлаучылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар.
2024 елның 29 августыннан 8 сентябрь 14:00 сәгатькә кадәр участок комиссиясенә язмача, телдән (телефоннан), мөстәкыйль рәвештә яки туганнары, танышлары аша мөрәҗәгать итегез.
Узган сайлаулардагы кебек, башка сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинме?
“Мобиль сайлаучы” технологиясе барлык сайлаулар вакытында да мөмкин, әмма гамәлдәге сайлау законнары нигезендә сайлау округы территориясе белән чикләнә. 7 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар республика территориясендә уза. Әгәр дә сез Татарстаннан читкә чыкмасагыз, 4 сентябрьгә кадәр булган урында тавыш бирү өчен гариза тапшырырга кирәк иде.
Үзеңнең сайлау участогының адресын ничек белергә?
- Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “Цифрлы хезмәтләр” бүлекләрендә.
- “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталының шәхси кабинетында, “Сайлаулар” битенә басып, сез сайлау участогының кайда булуы турында белә аласыз, депутат мандатларына кандидатлар турында мәгълүмат укый аласыз.
- Татарстан ҮСК кайнар линия телефоннары буенча: 8-800-200-00-20 һәм 8(843)292-84-33.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев