Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уңышлар юлдаш булсын!

Кичә Аксубай укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.

Иртәдән үк район үзәге һәм авыл урамнары буйлап мәктәп формасына киенгән, чәчләренә ап-ак бант таккан чыгарылыш укучылары атлады. Кулларына чәчәкләр бәйләме тоткан зыялы егетләр мәктәпкә ашыктылар. Соңгы кыңгырау безнең һәркайсыбыз күңелендә дулкынландыргыч тәэсирләр уята, шаулы мәктәп елларын хәтердә яңарта.
Аксубай районында унберенче сыйныфны тәмамлаган – 137 һәм 319 тугызынчы  сыйныф укучысы елның төп имтиханы – дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырачак.
Бу көнне мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары адресына ихлас котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Балалар саны күп булган Аксубайның 3 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады.
– Соңгы кыңгырау гомер буена хәтердә кала, – диде район җитәкчесе. – Мәктәптә укыган еллар – иң бәхетле еллар, ә Соңгы кыңгырау бала чактан аерылуны символлаштыра. Сез тормышыгызның беренче этабыннан атлап чыгасыз һәм киләчәккә юл ярасыз. Сезне сынаулар һәм югары уку йортлары көтә. Кая гына китсәгез дә үзегезнең кече ватаныгызны, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Исегездә тотыгыз, сез белем алган мәктәп ишекләре сезнең өчен  һәрвакыт ачык.
Укытучылар, ата-аналар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, беренче сыйныф укучылары, чыгарылыш укучыларын әлеге вакыйга белән котлап, имтиханнарда,  шәхси тормышта, иҗатта уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Чыгарылыш укучылары җавап итеп, үзләренә белем биргән, кайгырту күрсәткән мөгаллимнәргә рәхмәт әйттеләр. Традиция буенча егетләр һәм кызлар җыелучыларга саубуллашу вальсы бүләк иттеләр, теләкләр теләп, һавага шарлар очырдылар һәм беренче сыйныф укучылары белән соңгы кыңгырау бирделәр.
Олы тормыш юлы башлана. Бәйрәм белән, укытучылар! Бәйрәм белән, мәктәп! Бәйрәм белән, чыгарылыш сыйныф укучылары! Уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев