Уңышка адым
«Ел укытучысы – 2021» конкурсы зональ этабы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Быел конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән 152 педагог катнашты.
Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны арткан. Бүген һәр район үз мөгаллимен тәкъдим итә һәм алар зур теләк белән катнашалар. Төбәктә бу һөнәргә битараф булмаучылар күбәя бара дип әйтергә була. Чөнки һәр катнашучы жюри алдында яхшы чыгыш ясарга, үз осталыгын күрсәтергә генә түгел, беренче чиратта хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга омтыла.
Безнең районны өч педагог тәкъдим итте: Кәкре Күл мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы – Татьяна Голованова, Иске Мокшино мәктәбенең физик культура укытучысы – Алмаз Шәрәфетдинов һәм 2нче Аксубай мәктәбенең тарих укытучысы – Геннадий Горбунов. Шуны әйтергә кирәк, аларның чыгышы югары дәрәҗәдә узды. Җентекле һәм тырыш әзерлек, профессиональлек, якыннарының һәм хезмәттәшләренең, методик бүлекнең ярдәме, өч педагогның икесен 5-10 апрельдә узачак «Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабына чыгарды.
Без Алмаз Шәрефетдинов һәм Геннадий Горбунов турында күп ишеттек. Яшь физкультура укытучысы Алмаз Газиз улы тәрбияләгән спортчылар төрле ярышларда призлы урыннарны яулыйлар. Ә тарих укытучысы Геннадий Валерьевич районда укучыларының шашка һәм шахмат турнирларында җиңүләре белән билгеле. Шулай ук ул мәктәп программасы буенча материалларны кызыклы итеп бирә белә, бу турыда аның укучылары еш сөйлиләр.
Конкурсның төбәк этабында Алмаз Шәрәфетдинов безнең районны – «Педагог дебют» номинациясендә, ә Геннадий Горбунов «Россиянең ел укытучысы» номинациясендә тәкъдим итәчәк. Конкурсантлар моңа охшаш чараларның тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирүен таныйлар һәм, әлбәттә, алар дәресләрдән канәгатьләнү алган өчен катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев