Урып-җыюда тәҗрибәле игенчеләр династиясе эшли
«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда игенчеләр династиясе хезмәт куя.
Болар – бала чакларыннан ук, әтиләре һәм абыйлары белән эшләп, ипи кадерен белгән һәм үзләренең хезмәт юлларын балалары һәм оныклары белән дәвам итүче кешеләр.
Алар арасында Назаровлар гаиләсе дә бар. Алар – районда танылган игенчеләр. Быелгы урак өстендә кыр кораблары штурвалы артына Юрий Назаров һәм аның өлкән абыйсы Федор Назаров оныгы Алексей Кириллов белән утырган.
Федор Давыдович бөтен гомерен диярлек техника белән эшләүгә багышлаган. Лаеклы ялда булса да, ел саен кызу урак өстендә предприятиегә ярдәмгә килә. Авыл хуҗалыгы предприятисендә әйтүләренчә, ул игенчелекнең бөтен нечкәлекләрен һәм механикасын “бишлегә” белә. Федор Давыдович барлык төр техникада да уңышлы эшли. Ул куәтле К-700 тракторы белән дә идарә иткән, кыш көннәрендә терлекчелек фермасына азык китергән, тирес чыгарган, җәйге киеренке чорда терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнгән – курганда яшел сенаж, силос массасын таптатып торган. Бу – авыл хуҗалыгы производствосында гади операция түгел, аны бары тик оста һәм тәҗрибәле механизаторларга гына ышанып тапшыралар. Җитәкчеләр агрочараларны үтәүдә игенченең башкаручанлыгын, тырышлыгын билгеләп үтәләр.
Урак өстендә катнашып, Федор Назаров һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешә. Суктыру нәтиҗәләре буенча ул эш урынында – басуда күп тапкырлар район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Быелгы уракта ул ярдәмчесе – оныгы Алексей Кириллов белән эшли. Яшүсмер шәһәрдән бабасына ярдәм итәргә һәм игенче ролендә үз көчен сынап карарга дип кайткан. Шундый тәҗрибәле бабай белән аның бар да уңышлы килеп чыга. Ул игенче һөнәренең барлык сынауларын һәм кыенлыкларын җиңәргә өйрәнеп эшли.
Федор Давыдовичның энесе Юрий да гомерен туган ягы кырларында эшләүгә багышлаган. Ул малай чагыннан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган: беренче урак сезонында дүртенче сыйныфны тәмамлагач эшләгән. Иген басуларындагы киеренке ритмлы авыр хезмәт аны куркытмый. Ә киресенчә, башкарган хезмәте аңа үз-үзенә ышанычны гына арттыра. Игенче һөнәрен елдан-ел яхшырак үзләштерә. Ундүрт яшендә инде мөстәкыйль эшли ала. Ул үзенең балаларын да кырда эшләргә өйрәтә, узган елларда алар аның белән бергә эшләгәннәр. Юрий Давыдович – тәҗрибәле, оста комбайнчы, коллективта хөрмәтле кеше. Урып-җыю компаниясе нәтиҗәләре буенча ул берничә тапкыр район җитәкчелеге, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләренә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев