Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уртак нәтиҗәгә эшлиләр

Урак өстендә ындыр табакларында да эш киеренкелеге югары дәрәҗәдә.

«Сөниев А.Г.» КФХ «Чирмешән» бүлегенең ашлык кабул итү һәм эшкәртү объектында да нәкъ шундый хәл күзәтелә. Коллектив көндәлек эшләрне ипле башкара. Монда даими эшләүче, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер хезмәтчәннәр көч куя. Уртак эшкә аларның һәркайсы аңлап якын килә.

– Ындыр табагы эшчеләре уртак нәтиҗәгә үзләренең хезмәт өлешләрен кертәләр, – дип сөйли ындыр табагы мөдире Александр Акташев. – Күпләп кайткан ашлык агымын оптималь срокларда эшкәртү, орлыкка салу өчен, хезмәтчәннәр максималь файда белән эшлиләр. Аларның кәефләре күтәренке. Быелгысы урак өсте ындыр табагында эшләүчеләргә дә кыенлыклар тудырды.

Аяз көннәрдә комбайнчылар басуларда киеренке эшлиләр һәм бирегә дә ашлык күпләп кайта. Хезмәтчәннәр, сезонлы эшчеләр югары эш темпына түзеп хезмәт куялар. Көндезге сменада Ольга Ильина һәм төнге сменада Наталья Емельянова кырдан ашлык төяп кайткан йөк машиналарын үлчәп торалар. Сергей Титов, Валентин Ильин һәм Владимир Романов ашлык чистарту машинасына оста идарә итәләр.

Чистарту машинасы кабыну белән Любовь Николаева, Елена Титова, Елизавета Илюшкина, Анастасия Илюшкина, Валерий Горбунов агрегаттан чыккан бөртекне зур көрәкләр белән көрәп торалар. Алар да сменалы эшлиләр. Техника кырга керә алмаган яңгырлы көннәрдә ындыр табагы эшчеләре кул кушырып утырмыйлар, башка эшләрне башкаралар.

– Чирмешән бүлегендә бәртекле культуралар сакланышына үтә җаваплы карыйлар, – дип сөйли ТР Россельхозцентр бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов. – Монда бөртекне кабул итү, эшкәртү, ындыр табагы территориясен, складларны тәртиптә тотуга аерым якын киләләр. Орлык матералын саклауга салуга карата да шулай ук дәгьва юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев