Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урта чишмә яңа көч белән аксын өчен

Яңа Кармәт авыл җирлегенең 2022 елда башкарылган эше турында хисап тотып, Илнур Шакиров үзенең чыгышында халык активы, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, дини оешмалар һәм инвесторлар белән уртак эшчәнлеккә дә йомгак ясады.

Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел барысы өчен дә борчу-сынаулар елы булса да, тулаем алганда, җирлек өчен нәтиҗәле булган. Халык санының кимүе иң кискен проблема булып кала.

– Яшьләрнең тормышларын авылдан читкә китеп корырга омтылуы иң борчыган мәсьәлә булып кала, – дип билгеләп үтте ул. – Һәм хакимият органнарының төп бурычларының берсе – үз тормышларын авыл белән бәйләргә теләүчеләр өчен шартлар тудыру. Юллар, мәктәпләр, ФАПлар төзү, эре терлекчелек хуҗалыкларына ярдәм итү буенча республика программаларыннан тыш, шәхси хуҗалыкларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

Әлеге җирлек территориясендә биш КФХ һәм 313 шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Аларның барысы да субсидия алу мөмкинлегенә ия.

Җыенда чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов җирлек советына иң мөһим проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Шул ук вакытта ул бүгенге көндә төп бурыч – терлекләрнең баш санын саклау, дип ассызыклады. – Шуңа күрә әлеге этапта лейкоз белән авыручы мөгезле эре терлекләрне сәламәт яшь терлеккә алыштырырга тырышырга кирәк, – дип киңәш итте.

Илнур Шакиров үз чыгышында иң әһәмиятле икътисади вакыйга сыйфатында «Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан орлык әзерләү һәм эшкәртү объектларының беренче чиратын файдалануга тапшыруны атады. Ул шулай ук бөртекле культураларны беренчел эшкәртү һәм ашлык саклау складлары мәйданчыгы төзелү белән инвестор районда калачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, дигән ышаныч белдерде. Әлбәттә, җирлек бюджеты да тулыланачак.

Җирле хакимият органы җитәкчесе авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешенең яхшы якка үзгәрүе аны сөендерүен яшермәде, бу яңа торакны файдалануга тапшыру масштабыннан да күренә. 2022 елда җирлек территориясендә 435 кв. метр торак төзелгән.

Бер үк вакытта керемнәрнең 31 проценты гына үзләренеке, калган 69 проценты дотация булуы да борчый. 2002 елда бюджет күрсәткече 102 процентка үтәлгән. Республика финанславы белән үзара салым акчалары күләме 1922000 сумга кадәр арткан.

Бу акчаларга 620 метр озынлыкта урам юлларына вак таш җәелгән, Яңа һәм Рус Кармәте, Яңа Дума авылларында 400 метр юл нигезенә ком түшәлгән, Ямбайга 40 тонна вак таш кайтарылган. Моннан тыш, Рус һәм Яңа Кармәт авыллары зиратларында, шулай ук Ямбайда карт агачларны кискәннәр.

Җирлек башлыгы мәктәпләрнең һәм мәдәният учакларының эшчәнлегенә, иҗтимагый активлыгына яхшы бәя бирде. Ләкин җирле үзидарә органы да аларның нормаль эшчәнлеге өчен күп нәрсә эшли.

Җирлек территориясендә өч ФАП эшли һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтүне дә квалификацияле белгечләр башкара.

Илнур Шакиров «Волга - Селект» ҖЧҖ җитәкчелегенә, Аксубай техникумы директоры Фәрхат Аюповка һәм Александр Ипполитовка Өлкәннәр көнендә иганә ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, җирлек халкы махсус хәрби операциясе зонасында бурычларын үтәүче мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыюга актив кушылганнар.

– Без барыбыз да операциянең җиңү белән тәмамлануына өметләнәбез һәм бу эштә ил җитәкчелеген хуплыйбыз, – диде ул. – Көндәлек тормышыбыз үзгәрмәсә дә, мин ышанам, без барыбыз да алда торган авырлыкларга әзер. Иң мөһиме, һәрчак бергә булу.

Җыенда, авыл кешеләре тормышын яңарту символы буларак, авылның иң борынгы чишмәләренең берсе – Урта чишмәне төзекләндерергә карар иттеләр.

Утырышта районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин чыгыш ясады, ул чираттагы тапкыр африка дуңгыз чумасының куркынычы һәм кош гриппы турында сөйләде. Районның баш ветеринария табибы терлекләрне биркалау турында да кисәтте. Шул ук вакытта белгеч билгеләп үткәнчә, башлангыч этапта шәхси терлекләрне электрон базага кертү процедурасы түләүсез булачак. Киләчәктә мөгезле эре терлекләргә дә, дуңгызларга да биркалар куелачак.

Җыенда катнашучыларны җирлек территориясендәге оператив хәл белән полициянең участок вәкиле Рәмис Насыйров таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев