Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урманга ямь өстәлде

Кеше үз гамәлләре белән турыдан-туры әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый.

Һәр ел саен, яз җитү белән, торак пунктлар янында урнашкан урманнар территориясендә кар астыннан чүп-чар таулары калкып чыга. Бу  - кешеләрнең ял итү урыннарында үзләреннән соң калдырган “байлык”. Өстәвенә, кем дә булса ялкаулыгын җиңә алмыйча, хуҗалыкта җыелган чүп-чарны санкцияләнгән чүплеккә илтмичә, урман янына китереп ташлый. 

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре табигатькә битараф булган мөнәсәбәт һәм битарафлык фактларына башкаларга караганда ешрак тап булалар. Алар ел саен дистәләгән гектар урман массивларын көнкүреш чүп-чарыннан чистарталар.  

 Районда торак пунктлар территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча санитар-экологик икеайлык башланып китте. Республикада шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы башланды. Бу массакүләм экологик хәрәкәтләрне хуплап, Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы коллективы иң чүпле саналган Урмандеево авылын чүп-чардан арындырырга дип, авыл читенә җыелдылар.

Урман үстерүчеләргә Урмандеево авыл җирлеге, Савгач, Урмандеево авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре кушылды, кыскасы, авыл кырыена фикердәшләр коллективы җыелды. Урмандеево авылы бик матур урынга урнашкан. Авыл янында ук катнаш урман, анда имән, каен, юкә агачлары үсә. Табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр өчен бу урыннар бик кызыктыргыч. Алар еш кына бирегә ял итәргә киләләр, ә күңелле сәгатьләрдән соң намуссыз кешеләр биредә чүп-чар, шешәләр, пакетлар калдырып китәләр. Моннан тыш, бирегә коммуналь калдыкларны да ташлаганнар.  

Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин юл буендагы территорияне урманга кадәр чистарту бурычы белән таныштырды. Өмәдә катнашучылар хезмәтне саклау буенча инструкция алдылар һәм эшкә керештеләр. Көйле эш нәтиҗәсендә ике-өч сәгать эчендә алар арбага биш кубометрга якын көнкүреш чүп-чары төяделәр.  

–Рөхсәтсез чүплекләр патрульлек барышында ачыкланды, – дип аңлатты Андрей Ильмухин. – Шул чакта бу территориядә яшәүче халык белән бергә чүпләнгән урман участогын чистартырга карар кабул иттек. Волонтерлар бергә эшләгән арада рәхәтләнеп аралаштылар, эш турында сөйләштеләр. Әйләнә-тирә табигать күз алдында үзгәреп китте, Җир-ана пычрактан арынып, җиңел сулап куйган сыман тоелды.  Чистарту эшләре тәмамлангач, төрле тармак хезмәткәрләре танышу шатлыгы һәм зур бурычны үтәп чыгу хисләре белән, өйләренә  таралыштылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев