Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урманга бару тыела

Аксубай районы урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана.

Көзге һава торышы коры, аяз, явым-төшемсез булды. Шуңа күрә коелган яфракларда дым юк, алар коры, нинди дә булса чаткы эләксә, шунда ук янып китәргә мөмкин. Урман территориясен каплап алган коры үлән, яфраклар янәшәдәге участокларның янып китүенә зур куркыныч тудыра.

Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә күп нәрсә кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә җаваплы карашыннан тора. Дәүләт урман сагы вәкилләре аерым зарурлык булмаганда урманнарга чыкмаска киңәш итәләр. Хәзерге вакытта көньяк төбәкләрдә урман янгыннарына каршы көрәш бара. Йөзләрчә гектар урманнар яна. Бездә мондый хәлләргә юл куймас өчен, урман хезмәткәрләренең киңәшләрен үтәргә кирәк.

Урманда, урман территориясе янәшәсендә янып китү очрагын күреп алганда, бу хакта җирле хакимият органнарына, 2-73-53 телефоны буенча Аксубай урманчылыгының урман бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев