Урмандеевода патриотик акция уза
2024 елның 17 октябрендә Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев яшеренү челтәрләре үрү буенча «Солдатка үз кулларыбыз белән ярдәм итәрбез» дигән патриотик акциягә старт бирде.
Яшеренү челтәрләре махсус хәрби операция уздыру зонасына тапшырылачак.
Акциядә катнашып, уртак җиңүгә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Кемнең буш вакыты бар, ул мәдәният йортына килеп, авылдашлары белән бергә эшли ала. Кеше никадәр күбрәк булса, башланган эшне шулкадәр тизрәк төгәлләргә мөмкин.
– Безнең авылдан мөһим, уртак эшкә катнашырга һәм өлеш кертергә әзер булган битараф булмаган кешеләр бик күп булыр дип өметләнәбез, – диләр авыл волонтерлары. – “Үз кулларыбыз белән солдатка ярдәм итәрбез” акциясе авыл кешеләре ярдәмендә генә гамәлгә ашачак, һәм без теләгән һәркемне ярдәмгә көтәбез. Челтәрдәге һәр тасма – ул кемнеңдер гомерен саклап калу, сугышчыны яшерү мөмкинлеге.
Фото: Урмандеево авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев