Урмандеевода яңа ризык әзерләү блогы ачылды
Республика көне алдыннан Урмандеево авылында истәлекле вакыйга булды – капиталь ремонттан соң мәгариф учреждениесенең азык-төлек блогы ачылды.
Эшләрне «СК МАКСАД» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарган.
Яңа объект янында авыл халкы, балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч мәктәптә белем алучы балаларның әти-әниләре җыелды. Алар бу объектның ачылуына бик шат, элеккеге бина техник һәм мораль яктан искергән булган. Шулай да азык-төлек блогы хезмәткәрләре балалар өчен сыйфатлы һәм яхшы ризыклар әзерләргә тырышканнар. Яңа шартларда моны эшләү күпкә җиңелрәк булачак. Ачылу тантанасын авыл мәдәният учакларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үз чыгышлары белән бизәделәр.
Ачылу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов катнашты.
–Соңгы елларда Урмандеево төбәгендә күп кенә яңа һәм мөһим объектлар ачылды – болар барысы да дәүләт программалары, республика җитәкчелеге ярдәме белән сафка басты, – дип билгеләп үтте ул.
Урмандеево халкын «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин котлады.
Ул йөрәгенә якын булган төбәккә бүләкләр белән килде – беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп сумкалары тапшырды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, башлангыч мәктәп директоры Ирина Музилеева урамандееволыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Азык-төлек блогын яңарткан өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәктәп укучылары бурычлы калмадылар: алар шигырьләр укыдылар, җыр-биюләр белән сөендерделәр. «Максад» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Нәфигин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Кызыл тасманы кисеп, кунаклар бинаны карап чыктылар, азык-төлек блогы хезмәткәрләреннән эш шартлары белән кызыксындылар.
– Шатланып бетә алмыйбыз, – дип җавап бирделәр алар. – Тагын да яхшырак эшлисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев