Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урмандеево ветераннарына күңелле бәйрәм бүләк иттеләр

Урмандеево мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм булды.

Авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Урмандеево мәктәбе һәм балалар бакчасы педагоглары һәм укучылары авылның өлкән яшьтәге вәкилләре өчен “ Игелек тамчысы белән күңелләрне җылытабыз” акциясен оештырдылар. Җирле мәдәният йортында хезмәт елларын колхоз производствосына һәм халык хуҗалыгының башка тармакларына багышлаган хезмәт ветераннары җыелды.

Китапханәче Татьяна Максимова кунакларны Өлкәннәр көне бәйрәменең тарихы, шулай ук “Алтын яшьләрне хөрмәтлик” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды, яшь китап укучыларның рәсемнәрен тәкъдим итте.

Җыелучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев ихлас котлады, изге теләкләрен җиткерде. Башлангыч мәктәп укучылары, аларның педагоглары һәм авыл мәдәният йорты эшчеләре концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Музыкаль, шигъри һәм бию номерлары залда көчле алкышлар тудырды, ветераннар яраткан көйләр астында рәхәтләнеп биеделәр, үзешчәннәргә кушылып җырладылар. Башлангыч мәктәп укучылары аларга чәчәк бүкетлары бүләк иттеләр. Бу көнне өлкәннәрне тагын бер күңелле сюрприз көтте – фермер хуҗалыгы башлыгы Алексей Кондратьевтан азык-төлек пакетлары өләшенде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев