Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урмандеево урманы чистарак һәм матуррак булды

Районда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы Чабаксар участок урманчылыгыннан – Урмандеево янәшәсендәге урман территориясеннән башланды.

Торак пункт янындагы урман – табигатьне яратучылар иң күп йөри торган урын. Монда аларның булу эзләрен күрергә мөмкин. Ял итүчеләрнең күбесе табын корып утырганнан соң калдык-постык һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны җыештыру белән мәшәкатьләнми. Сары урман фонында чүп өемнәре – матур күренеш түгел.

Бу участокта урманчылык, урман хуҗалыгы һәм җирле халык катнашында территорияне чистарту буенча өмәләр берничә тапкыр үткәрелде. Ләкин, тарих кабатлана. Урманчылар янә нәкъ менә биредә тәртип урнаштырырга уйлаган. Урмандеево, Савгач, Сидул-Ерыклы мәдәният учаклары, Савгач авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә урманчылар чүп-чар җыеп, бөтен тирә-якны йөреп чыктылар.

– Волонтерлар бердәм эшләделәр, өч кубометрга якын чүп-чар җыйдылар һәм аны каты көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Андрей Илмухин. – Әлеге маршрутта планлаштырылган Заря бистәсе янындагы чишмәне чистартырга туры килмәде – безгә анда бар да чиста, тәртиптә, диделәр.

Табигатьне саклау акциясендә катнашучыларның тырышлыгы белән, Урмандеево урманы бөтен көзге матурлыгы белән каршы ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев