Урманчыларның көндәлек эшләре гасырларга юнәлтелгән
Урман хезмәткәрләре көне берничә дистә ел гына билгеләп үтелә әле.
Бу бәйрәм узган гасырның 70-80 нче еллар чигендә барлыкка килде һәм “Урман законнары” кабул ителүгә багышланган. Яңа һөнәри көн барлыкка килүнең бер сәбәбе – табигать байлыкларын саклый һәм арттыра торган хезмәткәрләргә хөрмәт күрсәтү.
Бәйрәм алдыннан Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Андрей Ильмухин урманчыларның нинди эшләр һәм проблемалар белән яшәве турында сөйләде.
– Урманнарны кеше актив куллана, әмма алар саклауны, торгызуны һәм тәрбияләүне таләп итә. Моның белән безнең коллективлар шөгыльләнә, аларда 46 кеше эшли. Эш вакытының төп өлеше хезмәткәрләр өчен “аяк өстендә” уза, бу – җиңел хезмәт түгел. Һәм ул табигатькә, туган якка мәхәббәтсез мөмкин түгел. Урман тармагында үз эшенә тугрылыклы кешеләр эшли дип ышанып әйтергә була.
– Андрей Александрович, сөйләгез әле, бу сезонда ничек эшләдегез?
– Урманчылык юнәлешләренең барлык төрләре буенча да күрсәткечләребез яхшы. Без “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча нәтиҗәле эшләдек.
Аксубай урманчылыгы һәм Аксубай урман хуҗалыгы дәүләт контракты кысаларында дәүләт биремнәрен тулы күләмдә үти, урманнарны торгызу, урманнарны яклау һәм урманнарны саклау чараларын үткәрә. Табигать климат үзгәрешләренә сизгер тәэсир итә. Урманнарны торгызу тармакның өстенлекле бурычларының берсе булып тора.
Быел 49,3гектар мәйданда урман торгызу эшләре үткәрелде, шул исәптән: 24,1 гектар мәйданда утыртылды, шуның 2 гектары ябык тамыр системалы, табигый яңарышка ярдәм итү – 5 гектар. 11,2 гектар мәйданда компенсация урманнары утыртылды.
Бүген районда юл буйлары буйлап карны тоту өчен урманнар утырту таләп ителгән республика әһәмиятендәге юллар калмады. Алар төрле елларда утыртылган, бүген юл буе урман полосалары, автотрассаларны кар көртләреннән саклап, басуларда дымны тоткарлап һәм корткычлардан саклаучы ярдәмчеләребезне – кошларны җәлеп итеп, кеше файдасына эшли. Болар барысы да – кеше тормышы өчен яхшы мохит тудыра. Урман белән әйләндереп алынган юл буйлап елның төрле фасылларында – җәен яшеллеккә күмелгән, көзен кызгылт-сары төс алган һәм кышын ак юрган ябынган урманны күрү, килешегез, бик күңелле. Урманчыларның көндәлек хезмәте билгеле бер сезонга гына түгел, гасырларга юнәлтелгән – безнең киләчәк буыннар урман хезмәтчәннәренең алар өчен калдырган байлыгыннан файдаланачак.
Урманчылар ярдәмендә район үзәгенең, район торак пунктларының йөзе дә үзгәрә. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән күпме яшь чыршы, миләш һәм башка үсентеләр Аксубай үзәген бизи! Язын һәм көзен агач утырту көннәре оештырыла. Участок питомниклары утырту материалы белән тәэмин итәләр. Быел урманчылык питомниклары Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарын төрле токымлы агач үсентеләре белән тәэмин иттеләр. Бу уңайдан Чабаксар участок урманчылыгы питомнигының сезонлы хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсе килә. Бу – Екатерина Тимофеева, Ольга Семенова, Елена Пискарева, Ирина Львова. Алар – чын хезмәтчәннәр, алар участокта урман торгызу өчен кирәк булган барлык агрочараларны намус белән башкаралар.
– Сезнең бүлекчәләрегез ничек эшли?
– Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар участок урманчылары урманчылыкның уртак эшенә үз өлешләрен кертәләр. Алар белән урман эшен яхшы белгән чын профессионаллар, тәҗрибәле урманчылар – Сергей Мартынов, Айрат Җамалиев һәм Алексей Данилов җитәкчелек итә. Участокларда шулай ук урман осталарының кадрлар составы да сайланган. Бу коллективлар үз бурычларын намуслы үтиләр. Алар урманнарны янгыннардан саклауга зур өлеш кертәләр, урманчылык оештырган барлык табигатьне саклау чараларында һәм акцияләрдә катнашалар. Аларның профилактик эшләре нәтиҗәсендә урманнарыбызда янгыннар чыкмады. Җәй башында гражданнарның урманнарга йөрүенә чикләү һәм машина белән урманнар территориясенә керүне тыю кертелде. Бөтен сезон дәвамында урман участокларын патрульләү үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында полосалар ясалды (39 километр), алар яңартылды (185 километр озынлыкта), ял зоналары төзекләндерелде, 10 шлагбаум куелды, янгынга каршы темага 17 стенд урнаштырылды. Участок урманчылыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте аркасында ел саен урманнар яңартыла, территорияләр чистартыла, табигать баерак һәм чистарак була. Урман – кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен имин мохит. Участок урманчылыклары эштә халык һәм муниципаль оешмалар белән хезмәттәшлек итәләр.
Һөнәри бәйрәм алдыннан коллективны, тармак ветераннарын Урман хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, игелекле эшләрне башкаруда саекмас энергия телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев