Урманчылар хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныштылар
Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә урман хезмәткәрләренең күчмә утырышы узды.
Семинар-киңәшмәдә урманчылар, участок урманчылыкларының урман мастерлары, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы аппараты белгечләре катнашты. Күчмә киңәшмә эшенә Аксубай урманчылыгының баш урманчысы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов җитәкчелек итте. Участок урманчылыклары объектларында шундый очрашулар оештырып, урманчылар тәҗрибә уртаклашалар, төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшләренең эшен анализлыйлар.
Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә семинарда катнашучылар участокларны санитар кисү өчен утыртылган яңа үсентеләр торышына бәя бирделәр.
Шулай ук урман тармагы белгечләре янгын куркынычсызлыгы максатларында үзгәртеп корылган урман юлларын карадылар. Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре, һәр объектта, коллегаларына теге яки бу юнәлеш буенча нинди бурычлар куелуы һәм аларны ничек үтәүләре турында сөйләделәр. Шулай ук урманчылар питомник торышын – киләсе урман культуралары сезонына үсентеләрнең булуына да бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев