Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманчылар эшли дә, ял итә дә беләләр

Аксубай, Чабаксар һәм Ибрай участок урманчылыгы территорияләрендә планлы семинар-киңәшмәләр үтте.

Участок урманчылары, өч участокның урман мастерлары, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы аппараты вәкилләре билгеләнгән һәр объектта булдылар. Урманчылар өчен бу – үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшләренә соңгы вакытта башкарылганнарны күрсәтү. Семинарда катнашучылар урман культурараларын, урманнарны тәрбияләү, ликвид булмаган үзагачны җыештыруны, янгынга каршы юлларны реконструкцияләү, санитар кисүләрне тикшерделәр. Участок хезмәткәрләре, һәр объектны йөреп үтеп, үз алларында нинди бурычлар торуын һәм аларны ничек гамәлгә ашырулары турында сөйләделәр.

Шулай ук семинарда катнашучылар һәр урман частогында питомникта булыдлар. Урманчылар алдагы урман культуралары сезонына үсентеләр булу-булмауны тикәшерделәр.

Урман хезмәткәрләре яхшы эшли дә, файдалы итеп ял да итә беләләр. Иске Ибрай урман хуҗалыгында узган соңгы семинар Республика көненә багышланган волейбол турниры белән тәмамланды. Ярышларда дүрт команда катнашты. Уеннар кискен һәм мавыктыргыч үтте. Нәтиҗәдә, мәйдан хуҗалары – искеибрайлылар җиңү яулады. II урында – Аксубай, III урында – Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев