Урманчылар династиясе урманнарны арттыруга үз өлешен кертә
Җамалиевлар нәселе урманнарның торышы, димәк, планетаның экологик иминлеге өчен дә җаваплы.
Ел саен сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Россиядә үзләрен урманга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм Җамалиевларның берничә буыны өчен дә мөһим.
Сайланган һөнәрләренә тугрык алган Җамалиевлар нәселен дәвам итүчеләр бүген дә үзләренең һөнәри бурычларын, династиягә нигез салучылар кебек үк, җаваплы башкаралар.
Аңа башлангычны, 1962 елда бүгенге көндә Иске Ибрай участок урманчылыгы лесничие Айрат Җамалиевның бабасы Гомәр Мәхмүт улы Җамалиев сала. Унҗиде ел, 1962 елдан 1978 елга кадәр ул урманчы булып эшли һәм гаиләсе белән кордонда яши. Моның өчен ул вакытта нигезләр дә була – законсыз кисүләр еш булган, һәм мондый гамәлләргә юл куймас өчен һәрвакыт әзер булырга кирәк булган. Әтисенең игелекле эшен уллары Мәүлет һәм Вәкил дәвам итәләр. Өлкәне, Мәүлет (кызганычка каршы бу якты дөньяда юк инде), урманчылык эшенә 1971 елда керешә. Мари-Посад урман хуҗалыгы техникумын тәмалалганнан соң, башта урманчы, аннары урман мастеры, лесничий ярдәмчесе була. Шулай урман хезмәткәре серләрен адымлап үзләштереп, утыз җиде ел эчендә Мәүлет Гомәр улы һөнәрендә чын остага әверелә. Аның тормыш иптәше Сәрия Лубян урман техникумын тәмамлый.
Вәкил Гомәр улы Җамалиев чирек гасыр гомерен урман эшенә багышлаган! Абыйлы-энеле Мәүлет һәм Вәкил бергә килешеп эшләгәндә, Ибрай урманчылыгы территориясендә яңа урманнарга нигез салына.
2000 елда, Лубян урман хуҗалыгын тәмамлагач, әлеге һөнәргә Марат Мәүлет улы Җамалиев килә. Ул Ватаныбызның төп байлыгын – асылда Планетаның үпкәсе булган урманнарны алты ел арттыра.
2019 елда Вәкил Җамалиев һөнәрдән киткәч, урман хуҗалыгы штурвалы артына аның бертуганының улы Айрат Җамалиев баса . Бүген Айрат Мәүлет улы – Иске Ибрай урманчылыгын җитәкли. Быел урманчының күпкырлы эшенә – утырту, тәрбияләү, Дәүләт урман фонды участокларын сирәкләү өчен кисү, янгыннардан сак лау эшләренә тагын ефәк күбәләгенә каршы көрәш тә өстәлде.
–Бүгенге көндә корткыч зыян китергән төп участокларны бетерә алдык, – дип сөйли Айрат Мәүлет улы. – Аның турында мәңгегә онытырбыз дип өметләнәбез.
Иске Ибрай урманчылыгы биләмәләре Яңа Чишмә районының Екатериновка бистәсенә кадәр сузылган һәм 3000 гектарга якын мәйдан били. Шуңа өстәп, район территориясендә – Яңа Ибрай һәм Чуаш Енорускиносы чигенә кадәр биш йөз гектар. Шулай булгач, Ибрай урманчылыгының зур булмаган коллективы өстенә нинди эш күләме, нинди җаваплылык ятуын күз алдына китерүе кыен түгел.
– Урманчылыкта бабай, әти һәм аның бертуган энесе, Вәкил Гомәр улы эшләгән еллардан аермалы буларак, кешеләр илебезнең төп байлыгы булган урманнарга күпкә җаваплырак карый башладылар, – дип сөйли ул. – Бүген инде беркем дә урманнарны рөхсәтсез кисми, урманнарны чистарту буенча акцияләр чорында актив катнаша. Һәм бу өмет тудыра. Республикабыз урманнарының елдан-ел арта баруына өмет уята. Чөнки бүгенге көннәрдә дә урман тармагының әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Моннан тыш, урман хуҗалыгы илнең тормыш өчен мөһим икътисади проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә, ул аның экологик иминлеге нигезе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев