Урман тармагы ветераны хөкүмәт бүләгенә лаек булды
Казан Кремлендә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урман тармагы ветераны Александр Ильмухинга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Александр Степановичның хезмәтен лаеклы бәяләү. Ветеран урман эшенә 45 ел гомерен багышлаган. Аксубай урманчылыгында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер буларак, ул район урманнарын саклауга һәм арттыруга зур өлеш кертте. Үз хезмәт урынында ул принципиаль, намуслы, үз эшенең остасы иде һәм табигать өчен җан атты.
Александр Степанович – редакциянең игелекле дусты, озак еллар дәвамында без аның белән хезмәттәшлек иттек, урманнарның ничек үстерелүе, табигый байлыкларны саклау буенча урманчыларның ничек эшләве турында район газетасы битләрендә сөйләү өчен без аның белән участок урманчылыкларына йөрдек.
Ветеран урманчылыкта үзеннән соң якты эз калдырды. Аксубай урманчылыгы җитәкче-баш урманчысы булып эшләүче улы Андрей Ильмухин аның эшен лаеклы дәвам итә.
– Агачны законсыз кисү фактлары яисә урман законнарын бозуның башка төрләре белән очрашканда, мин хәтта йокларга ятканда да, беренче чиратта, эшләгән гамәле өчен бирелгән җәза аны аяктан екмасын дип, хокук бозучы турында уйлый идем, – дип искә төшерде Александр Степанович. – Аның табигатькә каршы мондый гамәлләр кылуга юл куярга, дистәләгән еллар дәвамында үстерелгәнгә кул сузарга ярамаганлыгын һәм шул ук вакытта кылган эше өчен җаваплылыкны аңлавы мөһим иде. Без шулай эшләдек: табигатьне сакладык һәм кешеләр өчен борчылдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев