Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Урман патруле» кварталны чистартты

Районда “Урман атнасы” зур активлык белән бара.

Урман хезмәткәрләре волонтерлар белән дәүләт урман фонды территориясен яңарту, торак пунктларны яшелләндерү буенча бик күп игелекле эшләр эшләделәр. «Урман атнасы»нда шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үтте. Анда Аксубай урманчылыгы аппараты хезмәткәрләре белән бергә аларның яшь дуслары – 2 нче Аксубай урта мәктәбенең “Урман патруле” мәктәп урманчылыгы әгъзалары да катнашты.

Алар эшкә җаваплы якын килделәр, өлкәннәр белән бергә Аксубай участок урманчылыгының 2 нче номерлы кварталын чүп-чардан чистарттылар. Бу урыннар - Аксубай халкы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең яраткан урыны. Тик менә алардан соң чүп-чар өелеп кала. Урман патруле әгъзалары һәм аларның өлкән иптәшләре бик тырышып эшләделәр – көзге урманда чиста, уңайлы булып калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев