Урман да кискән, торф та чыгарган
Тыл хезмәтчәне Зинаида Ивановна Селивановага 98 яшь тулды.
Ул Беловкада яшәгән, соңгы елларда Аксубайда кызында тора.
Зинаида Ивановна – үзе яшәгән чорның гәүдәләнеше. Әтисе фронтта һәлак булган, гаилә бик авыр вакытларны кичергән. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган, ә сугыш елларында урман кисү һәм торф чыгару эшләрендә фидакарь хезмәт куйган. Авыр эштән һәм сынаулардан курыкмаган, алты баласы булган тол иргә кияүгә чыккан. Гаиләдә уртак бала – Марина исемле кызлары дөньяга килгән, әмма парлы тормыш бәхете озакка сузылмаган – биш елдан ире вафат булган. Зинаида Ивановна барлык балаларны да үзе үстергән, һәрберсенә белем алырга ярдәм иткән. Аның бик күп оныклары һәм оныкчыклары бар.
Ветеранны 98 яше белән Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов котлады.
– Сезгә, игелеккә һәм гаделлеккә ышанычны саклап, бик күп авыр сынауларны йөрәгегез аша кичерергә туры килгән, — дип билгеләп үтте ул. – Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, матур картлык кичерүегезне телим.
Җирлек башлыгы тантана сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путиннан өлкән яшьтәге кешеләргә юлланган котлау хатын ирештерде һәм бүләк тапшырды.
Зинаида Ивановна үзенә игътибар һәм хөрмәт күрсәткәне өчен кунакка җавап итеп, ихлас күңелдән рәхмәт укыды, сәламәтлек һәм хәерле озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев