Урам юбилее Сәгъдия һәм Рамил Бәһаветдиновлар өчен икеләтә бәйрәм буларак хәтердә калачак
Бу көнне алар яшәгән Яңа урамы – 30 еллык юбилеен, ә ир белән хатын бергә гомер итүләренә 35 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Сәгъдия белән Рамил икесе дә Яңа Кармәт авылында туып үскәннәр. Бер мәктәптә белем алганнар, бер парта артында утырганнар.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сәгъдия Казан педагогия училищесына укырга керә, анда ул педагог-тәрбияче дипломын ала. «Елочка» балалар бакчасы ачылганнан алып, 27 ел тәрбияче булып эшли.
Шаян, дәртле, иҗади табигатьле Сәгъдия анда тарту үзәге булып тора. Ул һәрвакыт үз тирәсендәге тормышны яхшы якка үзгәртергә омтылучы битараф булмаган шәхес булып тора һәм бүген дә шундый булып кала. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җиде яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә, ул программада каралган дәресләр белән генә чикләнми. Сабыйларны музыкага, рәсем сәнгатенә һәм пластилиннан әвәләп сыннар ясарга өйрәткәндә, аларның сөйләмен үстерә, дөньяны танып-белергә ярдәм итә, якыннарын яратырга, дуслашырга һәм кичерә белергә өйрәтә. Шушы ук сыйфатларны ул бүген «Хыял» приютында тәрбияләнүче балаларда да сала.
Рамил Насыйх улы, ДОСААФта машина йөртүче белгечлеге алып, дуңгызчылык комплексында эшли башлый. Армиягә дә шуннан китә. Әфганстан Демократик Республикасына эләгә, анда интернационал бурычын үти. Сугыштан исән-имин кайткач, әти-әнисе озак вакыт үз бәхетләренә ышана алмыйлар. Шулай ук Сәгъдия дә.
Армиядән соң Рамил элеккеге урынында, предприятие бетерелгәнчегә кадәр, унбиш ел дәвамында эшли. Аннары һөнәрен алмаштыра, төзелеш бригадасында ташчы булып эшли башлый.
Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Эльвир – төзелеш оешмасында мастер, Алинә әнисе белән бергә социаль приютта эшли.
– Безнең урамда Бәһаветдиновлар гаиләсе – иң дустанә һәм кунакчыл гаиләләрнең берсе, – диде Валентина Давыдова, урам юбилеенда ир белән хатынны туй көннәре белән котлап. – Аларның йортында һәрвакыт татулык һәм балаларның шат авазлары хөкем сөрә...
Шунысы кызык, Сәгъдия Рязан кызы үзләренең 1988 елның 26 августында бәйрәм иткән туй көнендә дә, Яңа урамының 30 еллык юбилеендагы кебек, көне буе яңгыр коеп явуын искә алды.
Бәһаветдиновлар гаиләсендәге кебек үк, бер зур гаилә булып яшәүче Яңа урамының киләчәге озак һәм бәхетле булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев