Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урам бәйрәме авыл халкына шатлык бүләк итте

Карасу авылы халкы «Безнең урамда да бәйрәм булыр әле» дигән гыйбарәне Калинин урамы көнен билгеләп үтеп тормышка ашырды.

Бу – халык инициативасы буенча оештырылган бердәнбер тантана түгел, аңа кадәр күрше Садовая урамы көнен билгеләп үткәннәр.

Көндезге сәгать бердә Калинин урамында бәйрәм башланды – бу урамда уйнап үскән һәм хәзерге вакытта районда һәм аннан читтә яшәүче халык җыела башлады. Бер урамда бер-берсен белеп үскән кешеләр җылы атмосферада очраштылар, кайберләре дистә еллар күрешмәгәннәр һәм алар бер-берсе белән бик шатланып аралаштылар. Алып баручы, үз эшенең югары профессионалы Рәзина Хисмәтуллина җанына якын булган урамы, монда яшәгән кешеләр турында сөйләгәндә йөрәк түреннән чыккан иң-иң җылы сүзләрне тапты.

Озын өстәлләр ризыктан сыгылып торды. Карасуда халык дус, һәркем авыл халкын аш-су белән сөендерер өчен үз ризыгын алып килде. Очрашуга мәчет имамы Әмирулла Нуртдинов фатиха бирде.

Бүгенге Калинин урамы авылда иң озын, уңайлы, матур урам, әмма бүген монда яшәүчеләр узган дистә еллардагы кебек күп түгел. Ике йөздән артык кеше бакыйлыкка күчкән. Имам аларның һәрберсен исеме белән атап, игелекле сүзләр белән искә алды. Традиция буенча уртак дога кылынды. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларны искә алдылар, Хәрби дан һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бу урамда чын хезмәткәрләр, талантлы һәм күренекле кешеләр, шул исәптән режиссер, актер һәм драматург Илгиз Зәйниев тә үскән. Кызганычка каршы, ул тантанага кайта алмады.

Бәйрәмдә беркем дә игътибарсыз калмады. Урамда яшәүчеләр исеменнән 92 яшьлек Нурфигал Хәсәновага һәм 91 яшьлек Зөлкәрнәй Галимҗановка, урамның иң яшь кешесе Вилдан Әхмәтҗановка истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук терлекчелек, игенчелек ветераннары да бүләкләр алдылар. Авылдашларны Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов сәламләде.

– Сез бик дус, актив, авылны һәм үзегезнең урамыгызны яратасыз, – диде ул. – Барыгызны бергә күрү рәхәт. Энтузиазм өчен бик зур рәхмәт.

Бу көнне бәйрәм кунакларыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады, алар туган авылларына бүләкләр белән кайтканнар. Гөлнур Хәсәнова туган авылына һәм авылдашларына багышланган шигырьләрен укыды, тормыш иптәше Рифкать белән бергә бәйрәм инициаторларына бүләкләр тапшырды. Роза һәм Минвазыйх Мингуловлар карасулыларга карата ихлас сүзләр әйттеләр, шулай ук бүләкләр тапшырдылар.

Илсөя һәм Галия Мифтәховлар, Марат Сабиров башкаруында дәртле җырлар яңгырады. Танылган шагыйрә Нәбирә Гыйматдинованың туган ягы турындагы шигырьләренә иҗат ителгән җырлар аеруча күңелләргә үтеп керерлек булды. Авыл халкы җырчыларга кушылып җырлады да, биеде дә. Урам бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте.

– Биш ел элек без абыем Мостәкыйм Зәкиулла улы Нуретдинов белән урам бәйрәмне оештырырга ниятләгән идек, – дип сөйләде тантананың инициаторы Галия Мифтәхова. – Кызганычка каршы, без аны тормышка ашыра алмадык, абый вафат булды. Ләкин без аны менә бүген, шөкер, матур итеп үткәрдек, барысын да бер өстәл артына җыя алдык. Бу – бик зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев