Уракның беренче батырларын хөрмәтләделәр
Аксубай районында бөртеклеләрне урып-җыю кызу темпта бара.
Район аграрчылары 22 августка 15974 гектарны суктырдылар – бу барлык мәйданнарның 45 проценты, 40852 тонна ашлык җыеп алынды. Районда урып-җыю алдынгылары арасында – «Аксу Агро» игенчеләре. Бүгенге көндә агрофирма басуларында гомуми мәйданның 49 проценты – 5392 гектары җыеп алынган, 15940 тонна ашлык суктырылган.
Басуда бер үк вакытта 11 комбайн эшли Урак батырларын традицион рәвештә һәр елны район башлыгы Камил Гилманов игенчеләр янына басуга барып шәхсән хөрмәтли – дүшәмбе көнне ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин белән «Аксу Агро» кырларына килде.
– Аксуагрочылар беркайчан да сынатмадылар, быел да сез, барлык агрочараларны үтәп, югары продукция бирә торган сортларны чәчеп һәм механизаторларның һәнәри осталыгы бәрабәренә яхшы уңыш үстердегез, – дип билгеләп үтте район башлыгы механизаторлар белән аралашып. – Узган ел “ТР-2018 агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча сезнең агрофирма вәкилләре иң алдынгылар арасында булдылар, конкурс быел да старт алды, сезгә Татарстанның иң яхшы йөз комбайнчысы арасына керүегезне телим, – дигән фатихаларын бирде Камил Гилманов, иген үстерүчеләрнең тырыш хезмәтләренә рәхмәт белдереп.
Шулай ук урак өстендә август аеның бер көне сентябрьнең өч көненә торуын ассызыклады һәм һәр сәгатьтән максималь файдаланып калырга чакырды, чөнки һава торышы үз төзәтмәләрен кертә, яңгырлар урак тизлеген киметә.
Агрофирманың иң алдынгы механизаторлары район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары һәм премияләр алдылар. Бүләкләнүчеләр арасында – Җәүдәт Сафиуллин («Нью Холланд», 1199 тонна), Хөсәен Галиев («Нью Холланд», 1043 тонна), Анатолий Ильгузин «(Нью Холланд», 973 тонна), Алексей Кудряшов («Полесье», 1078 тонна), Валерий Ендерюков («Полесье», 948 тонна), Сергей Блинов («Полесье», 889 тонна), Анатолий Ефремов («Полесье», 820 тонна), Алексей Пайдаркин («Акрос», 840 тонна) бар. Мәгълүматлар 19 августка.
Игенчеләр янына мактаулы миссия белән килүчеләргә бераз көтеп торырга туры килде – комбайннар бункерларындагы ашлыкны чак килеп өлгергән автомашиналарга бер-бер артлы бушаттылар.
Басып торуның нинди бәя торасын яхшы аңлап, бүләкләү тантанасы минутлар белән генә чикләнде – ныклы кул кысышулар, һәркайсына шәхсән рәхмәт сүзләре һәм комбайнчылар кабаттан штурвал артына утырдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин шәрехләгәнчә, быел район кырларында уңдырыш гектарыннан 31,9 центнер дәрәҗәсендә. Көзге бодай гектарыннан – 34, арпа 33,5 центнер.
–Үстерелгән уңыш язмышы аграрчыларның тырышлыгына һәм осталыгына бәйле. Игенчеләр моны яхшы аңлап, ашлыкның бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен бөтен көчләрен, тырышлыкларын куялар, – дип өстәде Рөстәм Гатин. – Бары тик һава торышы гына кабаттан бозылмасын.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев