Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урак өстендә иң-иңнәр бүләкләр алды

Урып-җыю чоры башланганнан бирле бөртекле культураларны суктыруда югары күрсәткечләр өчен комбайнчыларны бүләкләү тантанасы булды

«Волга-Селект» ҖЧҖнең иген басуында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырладылар, биеделәр, яңа пешкән ипи һәм куас белән сыйладылар – игенчеләргә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

Район башлыгы Камил Гилманов кыр хезмәтчәннәренә игелекле сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

– Ел җиңел булмады, корылыкка карамастан, яхшы уңыш үстерә алдык. Комбайнчылар вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Район буенча бөртеклеләр мәйданнарының яртысына якыны җыеп алынды. Хәер, фаразлар яхшы булмаган иде, әмма без икмәк белән! Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Ул комбайнчылар Ришат Гатинга һәм Эльвир Нуртдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов игенчеләргә югары күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерде.

Бу көнне «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ басуында да урак башыннан иң югары күрсәткечләргә ирешкән урак батырларын бүләкләү булды.

Район башлыгыннан Рәхмәт хатларына һәм премияләргә Владимир Ковряков, Шәүкәт Гафиятуллин, Федор Назаров һәм Владимир Исмуллин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев