Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урак батырлары бүләкләр алдылар

Район кырларында кызу урак өсте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчыларның биш көнлек хезмәтенә йомгак ясады. Ашлык суктыруда алдынгылыкны тоткан комбайнчылар район башлыгы Камил Гилмановның Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

2018 ел урагы батырларын Аксубай техникумының өйрәнү хуҗалыгы кырында бүләкләделәр. Бүгенге көндә АТУТның кыр хезмәтчәннәре иң күп ашлык суктырып алучылар, болар производствога өйрәтү мастерлары Александр Пеньков һәм  ярдәмчесе – улы Инсаф белән Рафаил Фатушов.

Алар элеккеге дуңгызчылык комплексы чигендә урнашкан арпа кырында хезмәт куялар. Монда эшне управляющий Сергей Маклаков күзәтә. Машина йөртүчеләр Александр Владимиров, Геннадий Чернов һәм Анатолий Петрянкин ашлык ташу белән мәшгуль.

Аларның барысы да тантаналы мизгел шаһитлары булдылар: УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, аларга уңышлар теләде һәм югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Александр Пеньков 2008 елда техникумга эшләргә килә, ул биредә белем алган була. Ә Рафаил Фатушовның АТУТта куйган хезмәт стажы бер елдан артык кына. Производствога өйрәтү мастерлары буларак, алар укучыларны  техника белән, җирдә эшләргә өйрәтәләр. Үзләре дә эштә үрнәк булып торалар һәм  балаларны да үз хезмәтләрендә тәрбиялиләр.

Тагын бер урак батыры – “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы механизаторы Флорид Мингалимов та янәшәдә генә иде. Быелгы  уракка ул улы Рифат белән чыккан. Комбайнчылар арпа басуына “Трудолюбово“ бүлегендә борчакны суктырып алганнан соң яңа гына килгәннәр әле. 

Күк йөзен болыт каплап алды, һава торышы игенчеләрнең планнарын җимерергә теләде. Шуңа комбайнчылар ашыктылар, вакытның бер генә минутын да югалтырга теләмичә, бер-бер артлы чаптырылган культураны суктыруга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов урак алдынгысын хезмәттәге җиңүе белән котлады, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.

– Безнең комбайнчылар нәтиҗәле хезмәт куялар, – ди агрофирманың баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Алар ышанычлы кешеләр һәм үз эшләрен намуслы башкаралар.

Урып-җыю эшләре гөрләп бара. Һәр көн яңа нәтиҗәләр алып килә һәм урак каһарманнарының яңа исемнәрен барлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев