Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Умартачылык мөһим тармак

Бал кортлары үрчетү – районның күп кенә кешеләре өчен яраткан шөгыль.

Алар арасында өлкән буын эшен дәвам итүче тәҗрибәлеләр дә, яңа гына эшли башлаучылар да бар.

– Узган ел бал кортларын мәҗбүри паспортлаштыру узды, – дип хәбәр итә аквакультура һәм умартачылык буенча дәүләт инспекторы Федор Васюткин. – Аның нәтиҗәләре буенча, район территориясендә 5 меңнән артык умарта бар. 186 ветеринария паспорты бирелгән. Умартачыларның паспортлаштыруга җитди карауларын, әлеге мөһим программада катнашуларын телисе килә.

2020 ел ахырында кабул ителгән «РФда умартачылык турында»гы федераль закон әлеге тармакны үстерүнең хокуки нормаларын билгели. Район умартачыларының уртак проблемалары һәм сораулары аз түгел. Аларны бергәләп хәл итәргә кирәк.

Бу мәсьәләләр барысы да 25 мартта «Аксубай» АФның административ бинасы базасында узачак район умартачылары киңәшмәсендә күтәреләчәк. Башлана сәгать 10.00 да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев