Умартачылар тармак проблемалары буенча фикер алыштылар
Районда умартачылык мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмә эшендә умартачылар, җитәкчеләр һәм район авыл хуҗалыгы белгечләре, ведомстволар вәкилләре катнашты.
«Аксубай» АФның актлар залында шәхси умарталыкларның иминлеге, умартачылыктан табыш алу кызыксындырган кешеләр җыелды. Сөйләшү җанлы килеп чыкты, проблемалы мәсьәләләр, аларны хәл итү юлларын эзләү белән, уртага салып тикшерелде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, 2020 елның декабреннән гамәлдә булган умартачылык турында РФ законы белән таныштырды. Бу документның хокукый нормалары бал кортларының пестицидлар белән агулануына юл куймауга юнәлдерелгән. Ул шулай ук тармакны үстерү перспективаларына да тукталды.
– Бүгенге көндә бер бал җитештерү генә аз, – дип билгеләп үтте ул. –Продукция ассортиментын киңәйтергә кирәк. Бүген умарта кортларының барлык төр продукциясенә дә ихтыяҗ бар.
Безнең районда умартачылык буенча эшчәнлеккә умартачылык буенча дәүләт инспекторы Федор Васюткин йомгак ясады. Ул авыл хуҗалыгы тармагының әлеге юнәлешен алып баруның актуаль мәсьәләләргә тукталды, мөһим моментлар арасында паспортлаштыруны тулы күләмдә узу кирәклеген билгеләп үтте. Узган елны паспортлаштыру нәтиҗәләре буенча, район территориясендә 5 меңнән артык умарта асралган. 186 ветеринария паспорты бирелгән, бу гомуми санның 75-80 проценты. Шул ук вакытта, ветеринария паспорт алу – барыннан да элек күпләп һәлак булу сәбәбе буенча чыгымнардан страховканы гарантияли. Көн тәртибендә шулай ук кооператив оештыру мәсьәләсе дә каралды, ул продукцияне сатуны үз өстенә алыр, умартачылык хуҗалыгын алып барудагы катлаулы хәлләрне чишүдә ярдәм итәр иде.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников бал кортлары асрауда ветеринария-санитария таләпләренә игътибар итте. Чыгыш ясаучылар продукцияне сату, аграрийларның һәм умартачыларның бал кортларының агулануына юл куймау буенча гамәлләрен килештерү, умартачылар арасыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән проблемаларны хәл итәргә сәләтле махсус комиссия төзү мәсьәләләрен күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев