Улы махсус хәрби операциягә әтисе артыннан киткән
Иван һәм Юрий Харитоновлар махсус хәрби операция зонасында геройларча һәлак булдылар
Галина һәм Юрий Харитоновлар гаиләсен районда күпләр белә. Аларның Киса авылында зур булмаган, әмма ныклы үз бизнеслары – пилорама, арболит җитештерү цехы һәм кибет бар, гаиләдә ике малай һәм бер кыз тәрбияләнеп үскән. Тормышта алар барысына да үз тырышлыклары белән ирешәләр, балаларын да хезмәттә, якыннарын яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбиялиләр.
– Бервакыт гаилә дуслары белән бәйрәм өстәле артында сөйләшеп утырганда ирем балалардан: әгәр сугыш башланса, кем минем белән Путин өчен китәчәк, дип сорады. Иван: әти, мин синең белән китәчәкмен, дип әйтеп куйды, – дип сөйли Галина Харитонова. – Ул чагында әле сугыш турында бернинди хәбәр дә юк иде, ләкин махсус хәрби операциянең башлануы турында игълан ителгәч, ирем тынычлыгын югалтты.
Юрий Харитонов ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ул һәрвакыт ир-ат Ватан алдындагы үз бурычын үтәргә тиеш дип санаган. Балаларын да патриотизм рухында тәрбияләгән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, өйдәге вәзгыять үзгәрә. Хатынының да, әнисенең дә йөрәге үзенә урын таба алмый. Улы Иван хатыны Татьяна белән «Оргсинтез» заводында эшләгән, аның бронясы булган. Иванның киләчәккә өмете зур була, аның башка төбәккә күчү мөмкинлеге була, анда карьера баскычыннан күтәрелергә вәгъдә итәләр, чөнки ул үз һөнәренең остасы булган. Ләкин ни өчен Галинаның йөрәге шулкадәр әрни соң?
Юрий көтмәгәндә эшләре буенча, аннан соң ачыкланганча, медицина күзәтүе узарга китә, әмма аны хезмәткә яраксыз дип билгелиләр. Гаилә башлыгы моның белән килешкән дә кебек була. Декабрь аенда ул инсульт кичерә һәм якыннары инде хәзер Юрийның махсус хәрби операция зонасына бармавына тәмам ышаналар. Уллары Иван әтисенең сәламәтлеге өчен бик кайгыра һәм әти-әнисен тернәкләнү өчен шифаханәгә җибәрә. Ә ялдан соң бер атна узгач Юрий, якыннары аның махсус хәрби операциягә китүе турында вакытыннан алдан белмәсеннәр өчен, Казанга хәрби комиссариатка юл тота. Контракт төзи һәм аны машина йөртүче итеп алалар.
Галина бар көче белән моңа киртә куярга тырыша, хәрби комиссариатка шалтырата, иренең инсульт кичерүе турында аңлата. Әмма Юрий бу фактны яшерә. Һәм ул гына да түгел. Хатыны шалтыратканнан соң шәхси документта карандаш белән авыру турында язу барлыкка килә. Юрийның үзенә янә медкомиссия билгеләүләренә ачуы чыга. Һәм ул аны яңадан уза, ә аннары хатынына бу кәгазьне шәхси документтан ертып алуын һәм дәлилләрне юкка чыгару өчен – аны чәйнәп йотуы турында әйтә.
2023 елның апрелендә Юрийны Луганскта элемтә ротасына йөртүче итеп җибәрәләр. Ул вакытта анда бераз тынычрак була. Августта аны ремонтчылар бригадасына җибәрәләр, ул кыска вакытлы ялга кайта. Хатыны, ялдан соң аны тәгаен комиссовать итәрләр, дип өметләнә.
Өйдә яңадан тынычлык урнашты, шәһәрдән гаиләләре белән балалары кайта, сугыш кайдадыр еракта кебек тоела, чөнки гаилә башлыгы менә – өйдә бит.
Әмма ул якын була шул. Юрийның улларында тәрбияләгән ватанпәрвәрлек хисләре һәм Путин өчен кем барачагы турындагы сөйләшү уллары Иванның йөрәген дә борчымый кала алмый.
Киленнәренең телефоннан шалтыратуы аяз күктә яшен суккандай була: Иван контракт төзегән.
– Улым эштән өчәү баруларын әйтеп, тынычландырды, әмма аннары дөреслек ачыкланды – ул үзе генә киткән, тик мине тынычландырыр өчен генә шулай әйткән. Ваняны мин нинди генә очракта да тотып кала алмас идем, ул һәрвакыт тәвәккәл булды, уйлаганын эшләде, – ди Галина. – Ул һәрчак сүзендә торды, бигрәк тә әтисе алдында – ул аның артыннан, Путин өчен китте. Шунда ук десантчыларның штурм бригадасына эләкте. Юра ялдан соң үзен улы Иван кебек яшь егетләр булган штурм бригадасына күчерүләрен сорый.
Юрий Галинага соңгы тапкыр 9 ноябрьдә шалтырата. Сөйләшкәндә бәхилләшкән кебек тоела.
– Син мине ничек кенә ачулансаң да, мин Ваня белән горурланам, – дип әйтүе иренең соңгы сүзләре була.
Улының тавышын Галина соңгы тапкыр Әниләр көнендә ишетә. Иван бәйрәм белән котлый, әнисе сөйләшкән вакытта әтисенең инде ике атна элемтәгә чыкмавын әйтә. Улы хафага төшкән әнисен тынычландырырга тырыша, бу әле андый ук зур срок түгел, кайчакта урынга һәм биремгә бәйле рәвештә икешәр айлап элемтәгә чыга алмаган вакытлар да була, ди. Әмма хатынның йөрәге ниндидер бәла буласын сизә.
2023 елның 26 ноябрендә Юрийны хәбәрсез югалган дип таныйлар. Галина иренең хезмәттәшен таба, ул аңа составында ире дә булган төркемнең 11 ноябрьдә штурмга китүе турында сөйли. 12 ноябрьдә алар элемтәгә чыгудан туктыйлар.
Галина ире өчен бөтен күз яшен түгеп бетерә һәм улы өчен дога кылуын дәвам итә. 2023 елның 5 декабрендә йортка тагын бер кайгылы хәбәр килә – чираттагы штурм вакытында Иван һәлак була.
Командиры ул һәлак булганнан соң хатынына шалтыратып: «Татьяна, Сез ирегез белән горурланырга тиеш. Ул хәрби биремгә бармый да кала ала иде, әмма беренчеләрдән булып риза булды. Ул чын патриот һәм сугышчы», дип әйтә.
Иванга 31 яшь булган. Аның ике баласы калган. Кызы инде беренче сыйныфка киткән һәм әтисенең башка беркайчан да әйләнеп кайтмавын аңлый, ә биш яшьлек улы әтисен көтә һәм: ни өчен башкаларны бакчага әтиләре йөртә? – дигән сорауны еш бирә.
Иванны Киса зиратында җирләгәннәр. Уллары әтисеннән алда җир куенына куелган. Өлкән Харитоновны – Юрийны озак эзлиләр, бары тик 9 май, Җиңү көнендә генә җирлиләр. Авдеевка янында ноябрьдә һәлак булганнар арасында күпләр әле дә булса хәбәрсез югалган дип санала. Галина ирен жетоны һәм тәресе буенча таный.
Безнең Галина белән сөйләшүебез зиратта булды. Ул вазага чәчәкләрне аерым ярату һәм кайгырту белән куйды, бите буйлап кайнар күз яшьләре агып төшкәнне сизмәде дә, ире һәм улының исемнәре язылган тимер табличкаларны куллары белән сөртте. Тиздән биредә һәйкәлләр куячаклар.
Бу көнне аның күңеле тагын да көчлерәк дулкынланды. Иванның каберен зиярәт кылырга күрше Нурлат районыннан кыска вакытлы ялга кайткан, әмма сугышчан дустының әнисе белән күрершер өчен вакыт тапкан «Тимер» позывнойлы хезмәттәше килде. Ул туры зиратка юл тотты.
– Иван яхшы кеше, ышанычлы дус, чын сугышчы иде. Төньяк юнәлешендәге хәрби биремгә алар бөтен взвод белән киттеләр, унбиш кешенең бишесе яраланды, бишесе һәлак булды, – дип сөйләде «Тимер». – Иван белән без СВОда таныштык, ул аралашырга туры килгән бердәнбер якташ иде. Декабрьнең беренче числоларында кердек, боерык булды, әмма чыгу мөмкин булмады. Сезнең улыгыз герой иде, Иван белән горурлана аласыз! Без кая һәм нәрсәгә барганыбызны беләбез. Иван һәрвакыт шикләнмичә, курыкмыйча, барысыннан да алда барды! Башта ул элемтә ротасында хезмәт итте, әмма аннары штурм ротасына күчте, пулеметчы иде.
Юрийның икетуган абыйсы, волонтер Александр Убейкин да «Тимер» белән күрешергә килде.
– Махсус хәрби операция зонасына ярдәм кәрваны белән күп тапкыр барырга туры килсә дә, Иван белән күрешү насыйп булмады, – дип сөйләде волонтер. – Ул миңа һәрвакыт, ярар, Саша абый, күрешербез әле, дия иде. Ә Юрийны мин, ул ялда булганда, Самарага медицина комиссиясе узарга алып бардым. Аны комиссовать итәргә тиешләр иде. Сөйләшкәндә ул миңа бер тапкыр улы анда булганда өйдә тыныч утыра алмавын, аның белән берәр хәл була калса, моны беркайчан да кичермәячәген әйтте.
Әти белән ул кабат бергә. Авыл зиратында аларның каберләре ерактан ук күренә – кабер өстендә Россия байрагы җилферди. Иван белән Юрий каберләре белән янәшәдә үк Юрийның абыйсы – махсус хәрби операция катнашучысы Вячеслав та җирләнгән. Харитоновлар гаиләсеннән өч Ватан сакчысы, өч герой. Патриотизм – алар гаиләсенә хас сыйфат.
«Тимер» белән очрашу озакка бармады, Галина улының сугышчан дустының һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Берничә минут элек бөтенләй таныш булмаган кеше бу мизгелдә аның өчен шулкадәр якын, үз иде. Саубуллашканда ул аны, уңышлар теләп һәм үзен сакларга кушып, кадерле улын кочаклаган кебек кочаклап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев