Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ул җитәкләгән мәктәпнең уңышы – коллективның нәтиҗәлелегендә

Аксубай 3 нче мәктәбе укучылары быелгы уку елында фән олимпиадаларында йөздән артык призлы урын яуладылар.

Гомуми белем бирү тармагының Мактаулы хезмәткәре Җәмилә Вәлиева мәктәпнең педагоглар коллективы белән унбиш ел җитәкчелек итә. Бу чорда учреждение «Иң яхшы мәктәп ашханәсе», «Иң яхшы мәктәп яны-тәҗрибә участогы» һәм «Хезмәтне саклау буенча эшне иң яхшы оештыручы» бәйгеләрендә җиңүче дип танылды.

Мәктәп – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү» Гранты иясе. Бүген Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә 756 укучы укый, аларга 54 педагог белем һәм тәрбия бирә.

– Безнең мәктәп – ул балаларга дөньяны танып белергә өйрәткән һәм үзен үстерү мөмкинлеге биргән йорт, – ди Җәмилә Камил кызы. – Анда креатив педагоглар командасы эшли, аңлаучы ата-аналар ярдәме белән сәләтле балалар укый.

Әлбәттә, бу – җитәкченең унбиш еллык хезмәте нәтиҗәсе. Беренче чиратта, җитәкче тарафыннан сак һәм түземлелек белән булдырыла торган үзара аңлашу атмосферасыннан башка, бернинди коллективта да иҗат рухы була алмый. Ә бу мәктәптә 18 укытучы – югары, 28се беренче квалификацион категориягә ия. Аларның барысын да, директор урынбасары Татьяна Семенова сүзләренчә, югары интеллектуаль потенциал һәм иҗатка омтылыш аерып тора.

Җәмилә Вәлиеваның 2014 елда «Безнең иң яхшы директор» Грантына ия булуы, ә 2021 елда ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булуы очраклы түгел. Юбилей алдыннан һәм Укытучылар көне уңаеннан хезмәттәшләре үзләренең җитәкчеләрен җылы котлыйлар һәм Җәмилә Камил кызы яшь чагында сайлаган мәгариф өлкәсендә яңа казанышлар телиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев