Ул башкарган җырлар туган якка мәхәббәт белән сугарылган
Дистә еллар дәвамында Эдуард Ильин районда чуаш милли мәдәниятен үстерү буенча уңышлы эшли.
Бер генә район бәйрәмен дә якты шәхес, талантлы музыкант, гармунчы, җырчы Эдуард Ильинның катнашыннан башка күз алдына да китереп булмый.
Сәхнәдә күренүгә, халык җанлана һәм артист хакимлегенә эләгә. Ул хәтта иң битараф тамашачыны да музыка белән җәлеп итәргә сәләтле.
Аны төрле амплуада күрергә мөмкин. Чуаш эстрадасы, халык җырларын башкаручы, гармунчы, хорда, дуэт белән җырлаучы, вокаль ансамбльдә аккомпаниатор буларак. Ул башкарган концерт номеры, сәхнә иҗатын яратучыларга бик күп күңелле хис-кичерешләр китереп, бик кызыклы һәм җиңел итеп башкарыла.
– Музыка яратучылар, эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышучылар белән эшләве күңелле, – ди Эдуард Михайлович. – Ул чагында чын-чынлап ачык һәм истә калырлык номер килеп чыга.
2012 елда аның җитәкчелегендә оешкан «Урмандеевские бабушки» вокаль коллективы аеруча игътибарга лаек. Музыкант коллективка чуаш халык җырларын яңгыравык тавыш белән башкаручы авылдашларын җыйган. Репертуарны бу төбәктә элек башкарылган җырлардан туплаганнар, аларны җирле аксакаллардан сорашып белгәннәр, яңадан тергезгәннәр. Һәм барысы да яхшы килеп чыккан.
Туган якка мәхәббәт белән сугарылган җырларны башкару – Эдуард Ильинның сәләте дип санарга мөмкин. Аның иҗаты Аксубай районы чуашларының үзенә күрә «визит карточкасы» булып тора. Ул Татарстаннан читтә дә билгеле. Ел саен район делегациясе составында Ульян өлкәсе Димитровград шәһәр Сабан туенда катнаша. Җырчы буларак, күп тапкырлар төбәкара бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашкан һәм һрвакыт уңышка ирешкән. 2018 елда ул Чуаш милли конгрессының Мактау грамотасына лаек була, «ТР авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесе җиңүчесе була. 2019 елда Чуаш милли фәннәр һәм сәнгать академиясе президиумы аңа «Атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирә. Аның портфолиосында күпсанлы дипломнар, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тупланган. Чуаш мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен Эдуард Ильин «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев