Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укытучы булып башлаган, АПКның алыштыргысыз хезмәткәренә әйләнгән

Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә «Актай» АПКның склад мөдире Светлана Золина лаек булды.

Светлана Петровнаның бөтен хезмәт эшчәнлеге бер хуҗалыкка багышланган. Ә бит ул мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгыннан ерак торган һөнәрне – башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген сайлый. Язмышы шулай килеп чыга ки, белгечлеге буенча бары тик берничә ел гына – декрет ялына киткәнче Савруш урта мәктәбендә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып эшли. Һөнәрен алмаштырырга туры килә – Светлана Петровна Иске Савруштан Аксубайга ире янына күчеп килә, тормыш иптәше «Аксубай» совхозында эшли.

Яшь хатын эшчәнлек төрен тамырдан үзгәртә. Табигате белән тырыш, авылда туып-үскән, эш сөючән ханым физик эштән курыкмый. Ындыр табагында, аннары товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли. Һәм аның барысы да, тәҗрибәле эшчеләрнекеннән бер дә ким килеп чыкмый. Авыл хуҗалыгы техникумында малларга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча курсларда укый. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре аның хуҗаларча мөнәсәбәтен күреп алалар. Аңа иң җаваплы объектларны ышанып тапшыралар. Ул «Актай» ҖЧҖендә ветфельдшер, МТФ бригадиры булып эшли. Соңгы дүрт елда склад мөдире булып тора.

– Светлана Петровна – бик яхшы хезмәткәр һәм игелекле кеше, – дип билгеләп үтте «Актай» АПК директоры Ришат Сруртдинов. – Белгеч буларак, предприятие үсешенә күп көч куя, үз эше өчен җан ата. Аңа хуҗалыкның үсемлекчелек, терлекчелек тармагына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә таныш.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне буларак, аның өчен җәен дә, кышын да, һәр көн җаваплы, мөһим. Светлана Золина авыл хуҗалыгы предприятиесенең бөтен юнәлешләр буенча уңышлы эшләвен тәэмин итә: терлекләр өчен азыкларны кабул итә һәм җибәрә, үсемлекләрне саклау өчен кирәкле препаратлар, ашламалар кабул итә, иртәдән кичкә кадәр хуҗалык эшләре белән мәшгуль.

– Эшемне яратып башкарам, – ди Светлана Петровна. – Безнең коллектив дус, һәркем күз алдында. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез, шуның нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев