Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты

Гайнуллин Мөниб Мәҗидулла улы 1949 елда элекке Биләр районы, Иске Татар Адәмсуы авылында туган.

1967 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан шәһәренең төзүче-инженерлар институтына (КИСИ) укырга керә. Институтны 1972 елда тәмамлап, төзүче һөнәрен үзләштерә. Шушы һөнәре буенча эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши.

Аның туган авылы Иске Татар Адәмусын сагынып, сагышланып язган иҗат җимешен сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучылар.

АВЫЛЫМА
Авылым минем, сиңа күп сәлам.
Миңа ачылган беренче галәм.
Исемең дә синең: “Иске Татар Адәм” –
Гүя яңгырый серле бер аһәң:

Милләтем татар, атабыз Адәм,
Ә ошбу җирдә без синең дәвам.
Урнашкан урының тарихи җирләр,
Изге чишмәле борынгы Биләр.

Бай табигатең исең китмәле,
Әйтерсең көткән кунак өстәле.
Шомырт, баланнар җыйган яланнар –
Балачак булып истә калганнар.

Чирмешән елга, инеш Адәмсу,
Яз көннәрендә булды дәръя су.
Яшәгән авыл, булган заманнар,
Ике мәчеттән иңгән азаннар.

Озак булмаган бу якты көннәр.
Килгән инкыйлаб, яңа хөкемнәр.
Барча халыкка күмәк бер дөнья,
Изге кыйблага карарга кыйма.

Яңа тормышка инде, ниһаять,
Җайлашкач килгән тагын зур афәт:
Герман дәүләте сугыш башлады,
Ил күтәрелде дошманга каршы.

Ир-егетләр китте яуга туган җирне сакларга
Ни аяныч, бик күпләре ятып калды ят ярда.
Ярым-ятим калган авыл эшләде, сыгылмады.
Җиңү өчен, фронт өчен көнне-төнгә ялгады.

Аямады, нык сынады канлы сугыш еллары,
Кайгы какты һәр капканы, түзде халык сынмады.
Фидакарь хезмәт һич югалмады,
Сугышлар бетте, авыл яңарды.

Булды клуб, китапханә һәм балалар бакчасы,
Даруханә, шифаханә, ике кибет, почтасы.
Урта мәктәптә укыды җиде авыл баласы,
Эшләде үз интернаты, кем теләсә торасы.

Үзендә авыл советы, ерак түгел барасы.
Гөрләп торды бер мәл авыл, читтә торсын каласы.
Шушы чорга туры килде безнең үсмер- балачак,
Шуңа ахры якты иде хыялдагы киләчәк.

Киләчәгең ничек булыр, билгесез,
Ә хәзерге дәвер бераз күңелсез.
“Үзгәртеп кору” бу изге җиргә
Ни сәбәптер, бирде кире нәтиҗә.

Якташлар, замандашлар! Язмышмы бу бәхетле?
Һәрхәлдә авылдашларым сезгә мин зур рәхмәтле.
Яшә авылым, дәрт алып таңнарның алсуыннан,
Сезнең бәхет – безнең шатлык, без бит Адәмсуыннан.

Мөниб Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев