Укучыларга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга интернетта янаулар турында хәбәр итәләр
Районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Интернет челтәрендә Бердәм куркынычсызлык дәресләре уза
Дәрес балаларның киберкуркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга һәм аларның цифрлы грамоталылыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
Чара тагын бер мөһим максатны күздә тота. Тәрбия эше кураторы Наталья Хәйруллина сүзләренчә, бу ата-аналар җәмәгатьчелегенең балаларының киберкуркынычсызлыгына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
– Бердәм дәрес балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, Интернеттан килгән мәгълүматка карата тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк, – ди киңәшчеләрнең муниципаль координаторы. – Һәм, әлбәттә, Интернет киңлегеннән килә торган куркынычтан саклану ысулларын үзләштерергә.
Бердәм дәрес гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар учреждениеләрендә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев