Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укучылар трофей техникасын күрделәр

Савгач мәктәбе укучылары Казанда Үзәк стадион янында оештырылган «Сила V правде – гордость и победа» күчмә күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмәдә махсус хәрби операция барышында Россия сугышчылары тарафыннан яулап алынган НАТОның трофей техникасы тәкъдим ителгән. Экспозициядә НАТО илләре тарафыннан элек Украинага бирелгән танклар, бронетранспортерлар һәм бронеавтомобильләр куелган.

Укучылар Казанга ТИН укытучысы Анатолий Охотников белән бардылар. Күргәзмә мәйданчыгына аяк басу белән үк, Россия Герое Рәсим Баксиков белән көтелмәгән, әмма бик күңелле очрашу була. Савгач мәктәбендә ул бер ел чамасы элек булган иде, укучылар бу очрашуны, аның үгет-нәсихәтләрен яхшы хәтерлиләр.

– Якташларым килгән бит, – дип шатланып каршы алган Рәсим Баксиков, савгачлыларны күргәч.

Безнең укучылар өчен ул үзенә күрә гид була – техник чаралар турында сөйли, авыр солдат тормышыннан мисаллар китерә.

– Беркайчан да дошман синнән көчсезрәк дип уйларга ярамый, – дип билгеләп үтә ул, сугышчан моментлар турында сөйләгәндә.

Өлкән сыйныф укучылары аны зур игътибар белән тыңлыйлар. Укучылар шулай ук милли гвардиядә һәм Оборона министрлыгында кулланыла торган Россия хәрби автомобильләренең үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге дә алганнар.

Алар шулай ук ракета-артиллерия кораллары, шул исәптән америка штурм винтовкасы, 7,62 миллиметрлы америка пистолеты һәм Браунинг пулеметы, украина гранатометы, танкка каршы комплекслар элементлары һәм швед танкка каршы комплекслары урнаштырылган аерым зонада булганнар. Боларның барысы да биредә безнең сугышчылар җиңүчеләр булган кайнар сугышлардан соң китерелгән.

Балаларга сугышның күрсәтмә дәлилләрен күрүнең уникаль мөмкинлеге тәкъдим ителде. Алар күргәзмәдә булудан зур тәэсирләр алдылар, безнең солдатларның һәркөнлек батырлыклары белән ораштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев