Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучылар арасында фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланды

Ул 2023 елның 28 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадаларда 5–11 нче сыйныф укучылары катнаша.

Шул ук вакытта математика һәм рус, татар һәм инглиз телләре буенча олимпиадаларда – 4 сыйныф, ә ТИН курсы буенча 3 сыйныф укучылары да катнаша ала.

Аксубай районында фән олимпиадалары 24 гомуми белем бирү фәне: математика, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр (инглиз теле), туган (чуаш, татар) телләре һәм әдәбияты, информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук, рәсем (дөньякүләм сәнгать культурасы), физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, геология, шулай ук Татарстан һәм татар халкының тарихы буенча узачак.

Олимпиадалар балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Күп кенә укучылар берничә гомуми белем бирү фәнен сайлый, 2022/23 уку елында – уртача өчне.
7–11 сыйныф укучылары, мәктәп олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясап, кирәкле баллар туплап, муниципаль этапта катнаша ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев