Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты

Мөхтәрәм укучылар! Сезнең игътибарга якташыбыз - Яңа Дума авылында яшәп һәм иҗат итеп ятучы Рушания Низамованың шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Җитмеш бишем

Җилләр белән уйный-уйный

Килеп җитте җитмеш бишем.

Уйлап торам, тыңлап торам,

Әллә соң бу төнге төшем.

 

Кайда соң ул озын-озак

Минем яшәгән көннәрем.

Җыру сузып кич утырган

Йолдызлы айлы төннәрем.

 

Кайда соң сез сабакташлар,

Ялан аяклы дусларым.

Бергәләшеп белем алган

Мәктәпне юкка эзләдем.

 

Күп сорауларга җавапны

Кем бирер дип өзгәләндем.

Күңел сизде әниемнең

Каберлегенә тезләндем.

 

Аңламадым

Аңламадым, нинди сәбәптәндер,

Бакчабызны кисеп киттеләр.

Тугыз бала тәгәрәп үскән йортны,

Бәрәңгедән мәхрүм иттеләр.

 

Догаларын укый-укый әнкәй,

Күз яшьләрен сөртә яулыкка.

Бирешмәде әткәй, еламады,

Елагандыр бәлки, без юкта.

 

Тәвәккәлләп әткәй йортка чыкты,

Казып куйды алма бакчасын.

Яшел чирәм үскән ишек алды,

Казылмыйча гына калмасын.

 

Ә киселгән җире бакчабызның,

Күксел туфрак иде - уңышсыз.

Бәрәңгеләре дә бик вак иде,

Хәтта җыярга да күңелсез.

 

Әрлән туфрагына чәчкәнгәме,

Уңды бәрәңгебез ишелеп.

Киселгәне исә иңрәп ятты,

Ятим калуына тилмереп.

 

Әнкәй бәхет тели кискәннәргә,

Шатлык яшен сөртә яулыкка.

Бәхетсезлек бәхет китерә, -диеп

Әйтмәгәннәр икән һич юкка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев