Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укучыларга – район тарихы турында

Аксубай районы мәктәпләрендә, шулай ук бөтен республика буенча, Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгате узды.

Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучылар белән район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшина очрашты. Ул укучыларга Аксубай районы оешуның һәм архив хезмәтенең барлыкка килүе турында сөйләде – якташларыбыз тормышыннан, тарихи вакыйгалардан төзелгән бәя биреп бетергесез тарих елъязмаларын архивка нигез салыну датасыннан бүгенгесе көнгәчә кемнәрнең саклавы турында бәян итте.

Архивларның кешеләр тормышында нинди роль уйнавы чыгышның төп темасы булды. Бүгенгесе көнгә архив 200 дән  артык фондны, 35 меңнән артык саклык берәмлеген саклый. Һәм нигездә, Гүзәл Харис кызы ассызыклаганча, документларның һәркайсы бәяләп бетергесез һәм үзенчәлекле.

Чөнки архивлар оешмаларның һәм предприятиеләрнең архив документларын гына саклап калмый, аларда күп кенә тарихи фактларны да табып була. Архивариус билгеләп үткәнчә, архив документларына нигезләнеп, районның кайбер авылларына нигез салыну датасы ачыкланган. 

Презентация кадрлары  аша балалар аксубайлыларның фронтта да, тылда да Җиңүне якынайту өчен көч куюлары турында белделәр, экранда район кешеләренең шәхси фондларыннан алынган хәрби фотохроника кадрлары тәкъдим ителде.

– Сугыш елларында район территориясендә дә, республика территориясендә дә хәрби бәрелешләр булмаса да, район андый хәлләргә әзер була. Немецлар безгә кадәр килеп җитсә, халык Бурятиягә эвакуацияләнергә тиеш була, – дип сөйли Гүзәл Харис кызы.

Укытучы, тел белгече Светлана Ильина аның сүзләрен дәлилләп, мәктәп укучыларына сугыш елларында илебезнең язучылар Союзы Чистайга эвакуацияләнгән булуын исләренә төшерде.

Нәтиҗәдә архив хезмәте буенча сыйныф сәгате район архивы буенча кызыклы сәяхәткә генә әверелеп калмыйча, дистәләрчә елларга сузылган вакыт буенча сәяхәт булды, анда район күләмендәге вакыйгалар гына түгел, республика күләмендәге вакыйгалар да җанланды.

Архив бүлеге җитәкчесе ышандырганча, бүгенге вакыйгалар һәм архив гамәлдә булган дәвер эчендә  тупланганнарның барысы да, кәгазь төрдә генә түгел, электрон төрдә дә сакланачак, чөнки якын арада архивны санлы мәгълүматлаштыру көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев