Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укучылар эбру техникасы турында белделәр

Кәкре Күл урта мәктәбендә “Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дигән музей дәресе үтте.

Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбендә гадәти булмаган тарих дәресе узды. Ул укучыларга безнең төбәкнең үткәненнән – Идел буе Болгарстаныннан бик кызыклы мизгелләрне ачарга ярдәм итте.

Балалар белән тарихка сәяхәтне район туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитова алып барды. Ул укучыларга яшь рәссам Зөлфия Нурхәмитованың “Әлиф” Гарәп бәйләме сәнгате” дип аталган эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Әлфия Нурхәмитова борынгы сәнгатьнең бу юнәлештәге символларының ислам вәкилләре өчен әһәмияте турында сөйләде. Сәнгать экспозициясе аудиториядә зур кызыксыну уятты – балалар экспонатларны сокланып карадылар һәм безнең төбәктә борын-борыннан әлеге сәнгать төренең, эбру техникасында башкарылган картиналарның популяр булуын белделәр.

– Һәр мөселман гаиләсе өчен бу әсәрләр зур рухи кыйммәткә ия булган, – дип билгеләп үтте Әлфия Нурхәмитова.

Укучылар район мөхтәсибәтенең дәгъват буенча ярдәмчесе Фәнис Низамовның чыгышын аеруча игътибар белән тыңладылар. Ул борынгы Болгар турында тарихи фактларга тукталды һәм Казанда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган нәфис-документаль фильм төшерүләре турында сөйләде, анда ул үзе дә катнашкан.

Чара кызыклы, игелекле мохиттә үтте. Балалар кунакларга сораулар бирделәр, исламда символлар һәм билгеләр, милли киемдәге элементлар турында күбрәк белергә теләделәр. Алар кунаклар игътибарына Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган стена газетасын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев