Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Учак якмагыз, чүп-чар яндырмагыз

Узган елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында районда 10 ландшафт янгыны килеп чыккан.

Аларның барысы да коры үлән, яфрак һәм чүп-чар яндыру белән бәйле. Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД һәм профилактика эшләре буенча инспектор, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов аңлатма биргәнчә, янгыннар белән бәйле хәл ел саен язгы янгын куркынычы чоры җитү белән кискенләшә.

2022 елның апрель-май айларында районда 9 янгын теркәлгән. Аларның күбесе гражданнар тарафыннан коры үлән һәм чүп-чарны күзәтүсез яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу янгыннарның килеп чыгуына территорияләрне коры үләннәрдән, яфраклардан вакытында чистартмау сәбәп булган.

102 нче янгын сүндерү һәм коткару часте бүлекчәсе аерым көннәрдә коры үлән һәм чүп-чар яну очраклары буенча тәүлегенә 5әр тапкыр чакыруга чыга.

Гамәлдәге законнар нигезендә җир кишәрлекләре хуҗаларына, җир хуҗаларына һәм торак пунктлар чикләрендә һәм торак пунктлар чикләреннән тыш гомуми файдаланудагы территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрен арендалаучыларга һәм үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып баручы гражданнарга чүп-чарны, коры үләннәрне һәм яфракларны, янгын куркынычы чоры башлануны көтеп тормыйча, вакытында җыеп алу һәм чаптыру бурычы беркетелгән.

Торак пунктларның гомуми файдаланудагы җирләрендә, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан шәхси йорт хуҗалыклары территорияләрендә учаклар ягу, махсус бүленгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш ризык әзерләү өчен ачык ут куллану, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны, материалларны яки эшләнмәләрне яндыру тыела. Шулай итеп, коры үләнне һәм чүп-чарны тирәнлеге 30 см һәм диаметры 1 метрдан артмаган чокырда яндырырга кирәк. Ботакларны яндырганда чокырның диаметрын 3 м га кадәр арттырырга мөмкин.

Ачык утны кабызу урыны иң якын объекттан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта урнашырга тиеш, аларга биналар, гаражлар, мунчалар гына түгел, ә печән эскертләре, салам өеме һәм башка шундый корылмалар да керә. Иң якын ылыслы агачларга кадәр ара 100 метрдан да ким булмаска һәм яфраклы агачларга кадәр 30 метр булырга тиеш. Яну урыныннан 10 метр радиуста коры үлән булмаска тиеш, ә урын үзе киңлеге 0,4 метрдан да ким булмаган минераллаштырылган полоса белән әйләндерелеп алынырга тиеш. Чаралар тәмамланганнан соң, учак урыны туфрак (ком) яисә яну (пыску) тулысынча беткәнче су белән күмелергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев