Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Төзелеш Министрлыгында җәй көне җылы бирүне кертергә дигән тәкъдимне аңлаттылар

Җылы бирүне башларга яки туктатырга кирәклекне федераль министр түгел, ә җирле хакимият хәл итә.

Җылы бирүне башларга яки туктатырга кирәклекне федераль министр түгел, ә җирле хакимият хәл итә. Бу хакта «Российская газета»га Төзелеш Министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Теләсә кайсы мэр үзәк җылылыкны җәен үк кабызырга боера ала, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. - Бездә ел әйләнәсендә ягучы муниципалитетлар бар. Берничә көн эчендә уртача тәүлеклек температура сигез градустан да югары булмаска тиеш һәм бары тик шул вакытта гына җылы биреләчәк, дигән таләп гамәлдән чыгарылды».

Искәртеп узабыз, элегрәк ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һава температурасы климатик нормадан түбән төшсә, җәй көне үзәк җылылык системасын кабызырга тәкъдим иткән иде.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, депутат үзенең мөрәҗәгатендә 2019 елның июль һәм август башында аның исеменә фатирларының салкын булуы турында гражданнардан бик күп мөрәҗәгатьләр килүен хәбәр итә. Июль һәм август ае өчен хас булмаган салкын яңгырлы һава торышы аркасында, күп кенә гражданнар, урамдагы температура климатик нормадан түбән булган очракта, күпфатирлы йортларда үзәк җылылык системасын эшләтергә кирәк дип саный.

Шул ук вакытта, Нарьян-Мареда, җәй салкын булу сәбәпле, җылыту сезоны бер айга иртәрәк башланды. Беренче чиратта җылы балалар бакчаларына биреләчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев