Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төзекләндерү борчый

“Халык контроле“нә аксубайлылардан 321 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Аларның 248е чишелгән, 25е кире кагылган, 46 мөрәҗәгать “планлаштырылган“ категориясендә, 2се – “эштә“. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе төзекләндерүгә кагыла.

90 мөрәҗәгатьнең 78е чишелгән инде. Популярлыгы буенча икенче тема – муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау. 88 мөрәҗәгатьнең 55е чишелгән, 22се – планлаштырылган, 11е кире кагылган.

Мобиль элемтә, этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне канунсыз җитештерү һәм (яки) сату буенча 16шар мөрәҗәгать, алкоголь һәм (яки) составында спирт булган продукцияне сату кагыйдәләрен бозу буенча 12 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Аннан тыш, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Лилия Гәрәева тагын бер кат искәрткәнчә, ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән гражданнар алкоголь кануннарын бозу турындагы мөрәҗәгать юллаганнан соң бозу факты дәлилләнгән очракта 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акча ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев