Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тырышлык һәм фидакарь хезмәт үрнәге була

Сергей Уланов туган авылы тарихы, үзе турында якты истәлек калдырган кешеләр турында материаллар эзләү белән шөгыльләнә.

Аларның язмышлары җиңел булмый, әмма алар үзләренең ныклы холыклары һәм тормыш сөючәнлекләре белән бүгенге буын хөрмәтенә лаек.

Сергей Улановның чираттагы герое – Игнатий Александрович Никифоров.

Ул 1899 елда Казан губернасы, Чистай өязе, Котыш волостеның Яңа Үзи авылында крестьян гаиләсендә туа.

Ирина Кирилловна белән гаилә никахында аларның 10 баласы дөньяга аваз сала, ләкин төрле авырулар аркасында икесе – Александр (1927-1979) һәм Нина (1940 ел) гына исән кала.

Игнатий Александрович Никифоров Бөек Ватан сугышы башланганчы «Красное Знамя» колхозында тимерче булып эшли. 1941 елның 30 августында Аксубай районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә мобилизацияләнә.

Хезмәт иткән урыны: 2 нче ТМО (2 нче авыр механизацияләнгән отряд) 21 УОС РГК 3 Бел Ф – 21 нче оборона төзелеше идарәсенең 2 нче авыр механизацияләнгән отряды тимерчесе.

608 нче бүлекчәнең 1945 елның 8 июнендә чыгарылган боерыгы белән «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Сергей Уланов якташыбызның бүләкләү кәгазеннән өзек китерде. Документта болай диелә:

«Иптәш Никифоров оборона төзелешендә 1941 елның сентябреннән бирле эшли. Көнбатыш, Калинин һәм Беренче Балтыйк буе фронтларының оборона рубежларын төзүдә эшләгән вакытында үзен үрнәк дисциплиналы сугышчы һәм яхшы хезмәткәр буларак күрсәтте. Мәскәүдән Балтыйк буена кадәр төзелеш армиячеләре (хәрби төзүчеләр) батальоны белән юл үтеп, еш кына дошман уты астында, оборона сугышлары вакытында рубежлар, безнең гаскәрләр һөҗүм иткән вакытта юллар һәм күперләр төзеп, авыр шартларда эшләде. Никифоров ныклык һәм фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Зур тәҗрибә һәм тимерче осталыгына ия булган Никифоров һәрвакыт машиналарны ремонтлау һәм торгызу өчен иң ашыгыч һәм катлаулы эшләрне башкара.

Тимерче Никифоровның осталыгы күп тапкырлар сугыш машиналарын тизрәк торгызуга ярдәм итте.

Күперләр һәм юллар төзү өчен детальләр әзерләү буенча командование йөкләмәсен үтәү өстендә эшләп, тимерче Никифоров көнлек норманы 200-250 процентка үти.

Фидакарь хезмәте өчен иптәш Никифоров Хөкүмәт бүләге – «Сугышчан батырлык өчен» медаленә лаек булды.

21 нче УОС РГК механизацияләнгән бүлек җитәкчесе инженер-майор /Плавинский/ 20 май 1945 ел».

Сугыштан соң туган авылы Беловкага кайткач, фронтовик тимерче булып эшләвен дәвам итә. Игнатий Александрович бар эшкә дә оста була, тимерче һөнәреннән тыш, агач эшен дә яхшы белә, авылдашларыннан тәрәзә һәм ишек рамнарына заказлар кабул итә.

Улы Александр да (Бөек Ватан сугышында катнашучыга тиңләштерелгән) әтисе сукмагыннан китә, кул эшләренә бик оста була.

Кызы Нина авылда хөрмәткә лаек егет Уламасов Владимир Григорьевичка кияүгә чыга. Никифоров Игнатий Александрович 1960 елда вафат була. Фашист илбасарларын җиңүгә өлеш керткән тыйнак хезмәткәрнең тормыш юлы менә шундый булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев