Тыныч тормышта да герой булып була
Район мәдәният йортында Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Залда – район мәктәпләре укучылары, яшь армиячеләр, район Кораллы Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре.
Яшь армия хәрәкәте катнашучылары тантаналы рәвештә сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Аксубай районы әләмнәрен алып чыктылар.
Аудитория батырлыклары өчен дәүләтнең иң югары исеменә лаек булган кешеләргә багышланган фильмны карады.
Бәйрәмне район башлыгы Камил Гилманов ачты.
– Без үз каһарманнарыбызны белергә тиеш. Безнең районнан чыккан кешеләр арысында чын каһарманнар – ватанпәрвәрләр бар. Бу үзенең гомере бәрабәренә фашистлар амбразурасын каплаган Филипп Мазилин, әһәмиятле биеклекне алган Григорий Романов. Ә Шакир Әхмәтҗанов иң югары бүләккә тәкъдим ителгән булса да, рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышы герое итеп танылмаган. Тыныч тормышта да, зур ихтыяр һәм ватапнәрвәрлек хисе күрсәтеп, герой булырга мөмкин. Без герой-якташлар белән горурланабыз, һәркайсын искә алабыз. Шуларның берсе – бүгенге көндә безнең янәшәбездә яшәүче Валентина Сорокина. Алар Ватанның лаеклы гражданнары. Алар безнең һәркайсыбыз өчен үрнәк булып торалар.
Тантанада катнашучыларны Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов сәламләде.
– Бары чын ватанпәрвәрләр генә үз Ватаннарының геройлары була ала,– дип билгеләп үтте ул. – Сезнең барысы да алда. Сез үз Ватаныгызның чын патриотлары, яклаучылары була аласыз!
Бу көнне районда Россия гражданнары паспортларын тапшыру күркәм традиция булып тора. Бу юлы яңа йола кертелде – иң алдынгы укучыларны районның яшь армиячеләре оешмасына кабул итү. Чараны алып баручы Наталья Егорова яшь армия хәрәкәтенең һәр яңа катнашучысын атап үтте, алар сәхнәдә тезелеп бастылар. Камил Гилманов һәм Анатолий Молоствов аларга укуда, җәмәгать тормышында уңышлар, Туган илләренең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.
Яшь буын һәм бүгенге көндә яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүчеләр – барлык төр гаскәрләрнең ветераннар оешмалары вәкилләре адресына бик күп фатихалы сүзләр әйтелде. Яшь артистларның һәм сәхнә осталарының алар хөрмәтенә башкарган җырлары ямь өстенә ямь булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев