Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“ТЫНЫЧ АУ“ кагыйдәләре

“Тыныч ау“ сезоны җитү белән табигать байлыкларыннан авыз итәргә теләүчеләр урманнарга юл тоталар.

Гөмбә җыю процессы мавыктыргыч, әлбәттә. Әмма, иминлек турында да онытырга ярамый. “Ауга“ ничек әзерләнү хакында янгын-коткару часте җитәкчесе Руслан Ибляминов сөйләде.

– Кагыйдәләр  катлаулы түгел, ләкин бик тә мөһим. Урманга сәфәр кылганда кай тарафка юнәлүегез һәм күпме вакытка тоткарлануыгыз хакында якыннарыгызга әйтеп китегез – адашкан очракта сезне эзләү күпкә җиңелрәк булачак.

Урман җирлеген карта буенча алдан үзләштерү дә комачау итмәс. Урман эченә бик керергә тырышмагыз. Әгәр дә инде керергә уйлыйсыз икән, үзегезнең маршрут буенча тамгалар калдырыгыз.

Өлкәннәрдән башка балаларга, өлкән яшьтәге һәм җитди авыру кешеләргә урманга барырга рөхсәт итмәскә кирәк.

Хәзер исә үзең белән ниләр алырга кирәклеге хакында

Кичкә кире әйләнеп кайту турында исәп тоткан очракта да, без сезгә үзегез белән компас, фонарь, шырпы (ут кабызу варианты буларак), су запасы, тоз һәм полиэтилен алырга киңәш итәбез.

Соңгысы арып бераз утырып алырга уйлаган очракта кирәк булырга мөмкин. Бераз ризык алу да комачауламый: һичшиксез, ашыйсыгыз киләчәк, ә  экстремаль шартларда  капкалап алу алга таба көчне сакларга ярдәм итәчәк.

Урманга  юл тотканда шулай ук кәрәзле телефон тулысынча  корылган булырга тиеш, навигатор булу да шарт. Кәрәзле телефонга тулысынча ышанырга ярамый, чөнки элемтәне гел тотып булмый. Өс киеме озын җиңле һәм балаклы  булсын.

Киемдәге нинди дә булса бер деталь ачык төстә булырга тиеш (ерактан күренеп тору өчен). Киемне, тәннең ачык өлешен корткыч бөҗәкләргә каршы  махсус сиптергеч белән эшкәртергә, шулай ук аны үзең белән алсаң да ярый.

Гөмбәне белеп кенә җыярга

Әлбәттә инде, беренче чиратта  “тыныч ау“ объектына бераз яраклашырга һәм агулы гөмбәләрне яраклысыннан аера белергә. Әгәр сезнең алда  бөҗәкләр ашаган, картайган гөмбә үсеп утыра икән, ашарга яраклы булган очракта да аны өзеп алмагыз.

Корау төшкәннән соң берничә көннән кабаттан яхшы һава торышы күзәтелгән очракта да “тыныч ау“га чыгарга киңәш ителми. Автомобиль яки тимер юл буйларыннан гөмбә җыю катгый тыела, чөнки гөмбә, киптергеч кебек, радиоактив һәм авыр металлны үзенә сеңдерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев