Туры эфирда язылган өчен бүләкләр уйнатылды
Анда 179 кеше – альтернатив язылу рәсмиләштерүчеләр, почтада язылучылар һәм редакция район почта бүлекчәләрендә Әбунәче көне оештырган көнне язылучылар катнашты.
Әлеге бүләкләр җәйге вакытны исәпкә алып – укучыларыбызның ялы һәм көнкүреше өчен бик тә кирәкле, файдалы предметлардан торды.
«Татмедиа» АҖ филиалының баш мөхәррире-җитәкчесе Людмила Жаренова әлеге уйнатыла торган бүләкләрнең барысын да күрсәтте, аның яшь ярдәмчесе Айсылу Шәязданова катнашучылар исемлеге буенча язылган саннарны чыгарып күрсәтеп торды. Район газетасының ВКонтакте төркемендә туры эфирда алып барылган бүләкләр уйнату эфирын күзәтүчеләр дулкынланмый калмагандыр, мөгаен, чөнки һәрберсенең, һичшиксез, бәхетлеләр исемлегенә эләгәсе килде.
Шашлык пешерү өчен шампуралар җыелмасын Аксубайдан Валентина Петрянкина һәм Яңа Ибрай авылында яшәүче Әлфия Хәйруллина отты.
Гамак район үзәгендә яшәүче Любовь Макеевага эләкте. Идәнгә куела торган вентилятор Емелькинодан Евгений Елисеевка чыкты. Киемнәр киптерү җайланмасы безнең тугры укучыбыз Заря поселогында яшәүче Владимир Львовка эләкте. Иң төп призны – дүрт урынлы палатканы откан бәхетле кеше безнең Аксубайдан әбунәчебез Зөлфия Шәфигуллина булды.
– Без сезгә, хөрмәтле әбунәчеләр, безнең тугры дусларыбыз булып калуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте Людмила Жаренова укучылар аудиториясенә. – Әгәр дә сезгә бу юлы безнең редакциядә уйнатылган бүләкләрне оту бәхете елмаймаган икән, борчылмагыз, сезнең «Татмедиа» АҖ канаты астында чыга торган газета-журналларга язылып кыйммәтле призларга ия булу өмете бар.
Бары тик квитанцияләр күчермәсен АКЦИЯ тамгасы белән (телефон номерын һәм исем-фамилияне күрсәтеп!) 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына җибәрергә яисә podpiska@ tatmedia.ru электрон почтага юлларга гына кирәк.
Язылучылар өчен бәйге шартлары tatmedia.ru сайтында. Төп приз – скутер. Акция 11 августка кадәр дәвам итә.
Акциянең вакыты: 2023 елның 29 маеннан 2023 елның 5 июленә кадәр.
«ТАТМЕДИА» АҖдән акция: акция һәм аның вакыты, призлар һәм аларны алу тәртибе турында тулырак tatmedia.ru сайтында. Акциянең сроклары: 16.05.2023 елдан 20.09.2023 елга кадәр. Гаризалар 11.08.2023 елга кадәр кабул ителә.
Оештыручы «ТАТМЕДИА» АҖ.
2VtzqugzAG9
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев