Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туризм буенча белгеч: Казан — язын ял итү өчен иң популяр шәһәрләрнең берсе

Бу язда шифаханәләргә аеруча ихтыяҗ булачагы фаразлана.

Яз айларында Россиядә яшәүчеләрнең күбесе үз илендә ял итәргә планлаштыра. Казан шулай ук популяр юнәлешләр исемлегенә керде.

Туристлык агентлыклары альянсы директоры Наталия Осипова Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләгәнчә, туристик кебшэк программасы һәм коронавирус пандемиясе Россиядә эчке туризм белән кызыксынуны шактый арттырган.

«Популяр юнәлешләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан шәһәрләре дияр идем. Яз көне яңа юнәлешләргә Кырым да өстәлә. Ел буе популяр юнәлешләр дә бар. Алар — Камчатка, Байкал, Алтай, Сахалин, тик алар гаилә белән ял итү өчен түгел, анда нигездә яшьләр бара», — дип санап үтте Осипова.

Белгеч бу язда шифаханәләргә аеруча ихтыяҗ булачагына игътибар итте. Аерым алганда, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыныннан соң тернәкләндерү программаларына ихтыяҗ арта.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев