Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түләүле укыганда ничек алданмаска

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә:

Белем бирү хезмәтләре базары төрле юнәлештәге курслар турында реклама белдерүләре белән тулган. Хәзер бөтен нәрсәгә дә диярлек - тиз уку һәм каллиграфия курсларыннан алып җитди һөнәрләргә кадәр өйрәнергә мөмкин. Уку балаларга да, өлкәннәргә дә, уку үзәкләрендә дә, онлайн-форматта да киң тәкъдим ителә.

Хезмәт кулланучыларны социаль челтәрләрдә ачык сайтлар, гадилек, уку уңайлыклары, алга таба эшкә урнашу вәгъдәләре һ.б. җәлеп итә. Шул ук вакытта белем бирү процессы һәм нәтиҗәләре алга таба күпләрнең өметен өзә.

2023 ел башыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына шәхси уку үзәкләренә шикаятьләр белән 10нан артык мөрәҗәгать килде. Төп дәгъвалар - сыйфатсыз укыту, килешү өзелгәннән соң акчаларны кире кайтарудан баш тарту, укыту нәтиҗәләре буенча законсыз документлар бирү һәм башкалар.

Судта тикшерүләргә китерергә мөмкин булган катлаулы хәлләргә эләкмәс өчен, укыту оешмасына акча түләгәнче, берничә сорауга җавап табарга киңәш итәбез.

1 сорау. Нинди конкрет юридик зат яки шәхси эшмәкәр хезмәт күрсәтә?

Еш кына реклама сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге битләрдә бренд атамалары: үсеш үзәге, уку үзәге, интеллект үсеш мәктәбе һ.б. күрсәтелә. Юридик затның яки шәхси эшкуарның фамилиясенең, исемен, атасының исемен, шулай ук ИНН яки ОГРН (ОГРНИП) төгәл ачыкларга кирәк.

2 сорау. Юридик зат яки индивидуаль эшкуар гамәлдәме?

Моны https://egrul.nalog.ru сайтында тикшерергә мөмкин. ИННны кертеп, юридик зат яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге туктатылганмы-юкмы икәнен тикшерәбез.

3 сорау. Юридик зат яки шәхси эшмәкәр теге яки бу эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукына ияме?

https://egrul.nalog.ru сайтында ИНН кертелгәннән соң юридик затлар реестрыннан өземтә алырга мөмкин. Әлеге документта икътисадый эшчәнлекнең (ОКВЭД) төп һәм өстәмә төрләре турында мәгълүматлар табабыз. Белем бирү белән бернинди уртаклыгы булмаган очраклар да сирәк түгел (мәсәлән, эшчәнлекнең төп төре - сәүдә, йөк ташу һ.б.).

4 сорау. Оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бармы?

Рособрнадзорның https://obrnadzor.gov.ru/gosudarstvennye-uslugi-i-funkczii/gosudarstvennye-uslugi/liczenzirovanie-obrazovatelnoj-deyatelnosti/svodnyj-reestr-liczenzij сайтына керәбез, ИНН кертәбез һәм нәтиҗәне карыйбыз. «Бернәрсә дә табылмады» язуы лицензия булмавын аңлата.

Кануннар нигезендә белем бирү эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш. Шәхси эшмәкәрнең укытуны турыдан-туры үзе алып баруы, укытуга башка хезмәткәрләрне җәлеп итмәве искәрмә булып тора. Бу очракта лицензия таләп ителми.

5 сорау. Хезмәтләр күрсәтү өчен килешү төзеләме?

Хезмәт күрсәтүгә килешү гади язма рәвештә йә сайтта урнаштырылган ачык оферта яисә кулланучы килешүе рәвешендә төзелергә тиеш.

Мондый килешүнең булмавы хезмәт кулланучыны сагайтырга тиеш.

6 сорау. Килешү предметы булып нәрсә тора?

Еш кына килешү предметы бик төгәл язылмаган (дәресләргә керү хокукы бирү, мастер-класслар күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтү, консультация хезмәтләре күрсәтү, курста урын броньлау һ.б.лар). Мондый очракта соңыннан кирәк булганда әлеге килешүне үтәмәүне исбатлау авыр булачак.

7 сорау. Белем бирү программасы буламы?

Әгәр килешү предметы булып нәкъ менә белем бирү эшчәнлеге (укыту, белем бирү хезмәтләре) торса, белем бирү программасын күрсәтүне таләп итәбез. Ул, һичшиксез, темалар исемлеген һәм аларны өйрәнүгә сәгатьләр санын, шулай ук планлаштырылган нәтиҗәне, ягъни аны үзләштергәннән соң сез нәрсәгә өйрәнергә тиешсез, кертергә тиеш.

8 сорау. Килешү буенча укыту өчен түләү шартлары, килешүне өзү шартлары нинди?

Түләү тәртибе, түләү графигы, килешүне үтәмәгәндә акчаларны кире кайтару тәртибе килешүдә тулысынча булмаган, яки гомуми сүзләр белән язылган очраклар бик еш очрый.

9 сорау. Укыту нәтиҗәләре буенча нинди документ биреләчәк?

Бу сезнең нинди дәрәҗәдәге программаны үзләштерүегезгә бәйле. Еш кына мәгариф хезмәтләрен кулланучылар, алга таба эшкә урнашуны вәгъдә итеп, ялганлыйлар, ләкин шуны аңларга кирәк, барлык бирелгән документлар да белем бирү һәм/яки квалификация турында документлар түгел, димәк, теге яки бу һөнәрләр буенча эшкә урнашу хокукы бирмиләр. Нинди документның биреләчәген алдан ук аңлау мөһим.

Һәм әлбәттә, һәрвакыт актуаль булган киңәш - укыту үзәге, курслар турында бәяләмәләр табу. Кагыйдә буларак, уңай бәяләмәрдән генә торган оешмаларның үз сайтларындагы бәяләмәләргә ышанырга кирәкми.

Шул рәвешле оешма һәм уку курслары турындагы мәгълүматларны тикшереп, сыйфатсыз һәм файдасыз белем бирү хезмәтләренә акча сарыф итү куркынычын шактый киметергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев