Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тукай безнең күңелләрдә

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан

Югалырга хакы юк!
Тукае булган халыкның,
Такташы булган халыкның,
Туфаны булган халыкның -
Югалырга хакы юк!

“Туган тел”нең, “Тәфтиләү”нең,
Җәлилнең вә Исхакыйның,
Мең биш йөз илле икенең –
Югалырга хакы юк!

Үз тарихын шанлы иткән,
Сират күперләрен кичкән!
Коръәнле татар халкының –
Югалырга хакы юк!

Җирдәге ур(ы)ны яуланган,
Югары мөнбәр дауланган!
Чигенмәсен, баш имәсен –
Югалырга хакы юк!

“Ушбу милләт ертыгының,
Җөен көйләгән” Тукайның!
“татар өчен җан атканның” –
Югалырга хакы юк!

“Күкрәк биреп каршы торган”,
“курку белән өркү хәрам”,
“югарыга үрләп барган” –
Югалырга хакы юк!

“Пар ат”, “Шүрәле”, ”Китмибез”,
“Шагыйрь”, “Өмид”, “Сәрләүхәсез”,
“Бәйрәм бүген”, “Кисекбаш”ның –
Югалырга хакы юк!

Яңа Тукайлар туарлар,
Аларны да бер буарлар.
Башың киссәләр дә, татар –
Югалырга хакың юк!

Искәрмә: куштырнаклар эчендә Г.Тукай шигыреннән алынган фразалар.
Әлфирә Галиева.

Әгәр Тукай хәзер туган булса...

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Нәкъ шулай ук йөзгә орыр иде.
“Туган телең кая илттең?”–, дигән,
сөаленә җавап сорар иде.

“Ни кылдың, син, милләт өчен дигән?”–
Сөаль куяр тормыш алга килеп!
Имтиханың икелегә бирсәң,
Йөрерсеңме мескен башың иеп?

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Бүгенгене күреп авар иде!
Туган телен онытып баручыны,
Мең түгел, йөз меңне санар иде!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Җыяр иде милләт агаларын!
Күрсәтер инсанның туган телен,
Нинди бизмәннәргә салганнарын!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
тотып селкер иде якабыздан!
Тукай сүзен Тукайча үтәүче,
Таб(ы)лыр микән бүген арабызда?!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Нәкъ шулай ук чарлар иде каләм!
Каләм утына милләт сыяр иде!
Сыяр иде татар дигән галәм!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Тотып ярыр иде каеш белән!
“Әллүкиле халык югала бит,
инкыйраз җиткән!”–, дип салыр сөрән!

“Күз алдымызда инкыйраз үзе,
Күрешергә дип тора кулын сузып.
Татар авылында(!) тел югалган –
Барабыз әдәп киртәсен узып!”

Җитди тора телләр мәсьәләсе,
Матур язып кына бармый эшләр!
Бурычыбыз – “татар” тәрбияләү,
Кирәк татар йөрәкле кешеләр!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Уятыр иде йоклаган халыкны!
Әйтер: “Йоклаганга ишек ябык,
Йоклаган мәңге тапмый хаклыкны!”

Кемгә сылтыйк “мужикның йокысын”,
Кем аны йоклаткан дару биреп?
Һәр тотынган нәрсәдә хөрлек бит,
Һәр нияткә ярылып ята ирек!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Әйтер: “Кешене тел бәхетле итә!
Телле халык үзен арслан итә,
Телле халык үзен тәхетле итә!”

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
“И туган тел, и матур тел!” – дияр!
Туган илен минем кебек сөйгән,
Туган телен минем кебек сөяр!

Туган тел аркылы иңә иман,
Туган тел кешене итә телле!
Әүвәл өйрән үз туган телеңне,
Тел белсәң, булыр сөйләмең өлге!

“Тел ул изге!”–, дияр, бөек шагыйрь,
Телдә бардыр зур көч, милли куәт!
Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Булыр үзәкләрне тоткан үзәк!

“Тартышуда табарсың үз хакың!” –,
дияр иде Тукай Исхакыйча.
Кылкаләме булса, милли йөзне,
татар йөзен сырлар нәкъ Бакыйча!

“Тугры сөйлә, тугры яз, оялма,
Тырыш милләтебез файдасына!
Акылы-фикере камил кыз-уг(ы)лымның,
Ышанам үз ас(ы)лына кайтасына!”

Саклыйк миллиятне, а(с)ылыбызны,
Легендалар язылырлык булсын!
Үзен үзе яклар уллар-кызлар,
Бөек татар булып җиргә тусын!

Тартышыр иде Тукай ахыргача,
Кулын селтәп китеп бармас иде!
Милләт өчен, тел, дин, татар өчен,
Беркайчан да көрәшеп ар(ы)мас иде!

Тукай булыр зур мәгънәви мәркәз,
татар академиясен чәчәк итәр!
Татарның шанлы исеме ерак,
гасыр арты гасырларга җитәр!

Әгәр Тукай хәзер туган булса,
Теге Тукай булып яшәр иде!
Милләт ул-кызының күзенә карап,
“Һәркайсыгыз Тукай булыгыз!”, – дияр иде!

Әлфирә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев