Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тугры дуска бүләк

“Авыл таңнары” газетасы үзенең аерылгысыз дусты - Түбән Татар Майнасы авылында гомер итүче 81 яшьлек Гафиятуллин Госман Зыятдин улына газетаны озак еллар алдырганы өчен бүләк тапшырды.

Госман Зыятдин улы гомере буена колхозда терлекчелектә хезмәт куйган, хуҗалык алып барган, балалар үстергән. Бер үк вакытта матбугат белән танышырга да вакыт тапкан.

Бүләкне иясенә хат ташучы Рәмзия Королева тапшырды.

–28 елдан артык эшләү дәверендә мин Госман Зыятдин улының бер генә тапкыр да район газетасын алдырмый калганын хәтерләмим, – дип сөйли Рәмзия Королева. – Ул миңа кадәр дә газетадан аерылмаган. Бабакай шулай ук республика басмаларын да яздыра.

Яраткан газетамның гомере озын булып, укучыларны һәрчак үзенә җәлеп итеп торсын иде, дигән җылы теләкләрен белдерде Госман бабай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев