Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Туганыгыз бәлага юлыккан, Дәүләт хезмәтләрен җимергәннәр – аксубайлылар полициягә мошенниклык гамәлләре турында хәбәр итә

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә мошенниклык фактлары турында берьюлы өч гариза кергән.

Районда массакүләм шалтыратулар башланды. Шалтыратучылар, кызгану хисләренә басым ясап, элеккеге схема буенча эш итәләр.

Беренче очракта шалтыратучы әбигә «уңышлы» шалтырату ясый. Көтмәгәндә юл-транспорт һәлакәте турында ишеткән әби югалып кала һәм аны оныгының исеме белән атый. «Оныгы» – юл-транспорт һәлакәте гаеплесе, үҗәт булып чыга һәм эшне «җайлау өчен» «туганыннан» миллион сум акча таләп итә. Бәхеткә, хатын-кызның акчасы булмый һәм ул процентка ике йөз мең сум тирәсе акча алыр өчен, иртәгә улы белән киңәшергә вәгъдә итә. «Оныгына» мондый җавап ошамый, һәм ул элемтәне өзә.

Икенче сценарий беренчесенә охшаш була, тик монда юл-транспор һәлакәте гаеплесе булып улы тора. Хатын-кыз шалтырату турында кызына хәбәр итә һәм тегесе хәлне аңлатып бирә.

Полициягә мөрәҗәгать иткән өченче гражданинга кырыгалдарлар Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетка керү юлы башкарылуы турында хәбәр итәләр. Барлык мәгълүматларны саклау өчен, смс белән килгән барлык мәгълүматларны тапшыруны сорыйлар.

– Үзеңне һәм олы яшьтәге туганнарыңны саклау юлы гади. Чит номерлардан кергән шалтыратуларга бернинди очракта да җавап бирергә ярамый. Һич кенә дә шәхси кабинетлардан, карталардан парольләрне, шәхси мәгълүматларны өченче затларга тапшырырга, әйтергә ярамый. Хәтта шалтыратучы үзен туганың, тикшерүче, прокуратура хезмәткәре дип тәкъдим итсә дә. Әгәр сезгә шалтырату керде һәм сез җавап бирдегез, ди, карар кабул итәргә ашыкмагыз, сөйләшүне өзегез – шалтырату турында туганнарыгызга хәбәр итегез, – дип киңәш итә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. – Оныгыгыз белән элемтәгә керә алмадыгыз икән, хәлне аңлату өчен кызыгызга, улыгызга шалтыратыгыз. Шулай итеп, сез үзегезне мошенниклар кармагына эләгүдән саклап кала алачаксыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев